Бездә бушка, кайдадыр түлиләр...
Редакциягә хатлар һәрдаим килеп тора. Күпләре, әлбәттә, аларны электрон почтага юллый, кулдан язылган, конвертка салынган хатлар да була.
Шушы көннәрдә генә Колшәрип авылында гомер кичерүче Р. Галимовтан (кызганыч, исемен язмаган) нәкъ менә шундый хат килеп төште. Аның эчтәлеге белән газета укучыларыбызны да таныштырып узарга булдык, чөнки авыл кешесе районыбыз өчен мөһим булган төп теманы - су белән тәэмин ителеш мәсьәләсен күтәреп чыккан. Әлеге хатны укыгач, үзебезгә дә кызык булып китте: район торак пунктларында су өчен кайсы авыллар түли дә, кайсылары түләми икән һәм моның хикмәте нәрсәдә? Башта хатның эчтәлеге белән таныштырабыз.
«Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. Мин шәһәрдән ерак урнашкан авылда туып-үстем. Армиядән кайткач өйләндем. Шәһәр тирәсенә китеп урнашу теләге белән яши башладым. Әлмәт районы Колшәрип авылыннан иске йорт сатып алдык. Күченеп шунда яши башладык. Нефть өлкәсенә эшкә урнаштык. Хатыным да, үзем дә әйбәт кенә эшләдек. Иске йорт урынына зур яңа йорт җиткердек. Мунча, гараж салдык. Балалар да Әлмәткә урнаштылар. Җир участогыбыз зур. Яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш агачлары - барысы да үзебезнеке. Өебезгә су кергән, аны теләгәнчә кулланабыз, чөнки су бушка, бер тиен дә түләмибез. Тормышыбыз шәһәрдән бер дә ким түгел. Булганына шөкер итеп яшибез. Авыл советы рәисенә халык исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Минем туган авылымда әти-әни яши, алар картлар инде. Безнең авылда да сулар күптән өйгә кергән инде. Тик анда су бушка түгел. Өйдә дә, бакчага сибә торганында да счетчиклар тора. Аларга да су Камадан килми бит, нигә су өчен түлиләр икән?» - дип язган Р. Галимов. Әлеге хатны укыгач, әлбәттә, без иң беренче чиратта Колшәрип авыл җирлеге башлыгы Альберт Кәшәфетдиновка шалтыраттык. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде.
- Әйе, дөрес, безнең авыл халкы суга түләми. Су җир астыннан килә, артезиан коеларын, насосларны карап торуны, гомумән, барлык чыгымнарны авыл советы үз җилкәсендә күтәрә, - диде Альберт Фәркать улы.
Монда инде нәрсә әйтәсең, менә ичмасам авыл җирлеге башлыгы дип кенә мактарга кала. Сораштыра торгач, районда мондый уңайлыклар белән яшәүче торак пунктлар бармак белән санарлык булса да, бар икәнлеген белдек. Мисал өчен, Бишмунчада, Кама-Исмәгыйльдә су өчен шулай ук түләмиләр икән. Аңлаганыбызча, әлеге авылларга су үз агымы белән чишмәдән, каптажлардан агып төшә. Бутада да шул ук хәл, биредә су линияләрен халык үзе карап, төзекләндереп тора. Күп кенә торак пунктларның су белән тәэмин ителешен Рус Акташы инженерлык челтәре үз карамагына алган. Мисал өчен, Клементейкино авылын да. Димәк, алар су өчен түли.
- Җәен су ташып чыгу белән бәйле өзеклекләр еш булган чорда Рус Акташыннан коммунальчылар килеп җиткәнен көтеп тору озакка китә. Андый очракта авыл җирлеге башлыгыбыз Леонид Эриевич Языков иң беренчеләрдән булып үзе эшкә керешә. Башлыгыбыз менә дигән, озын гомерле булсын, без аны бик яратабыз, - ди буталылар.
Яңа Нәдер авылы халкының су белән тәэмин ителеше дә «Рус Акташы инженерлык челтәре» оешмасына бәйле, алар да түли. Авыл җирлекләрендә үзләре кое казыткан хуҗалыклар да байтак - алар инде су өчен түләми. Монда шундый нәтиҗә ясарга була - мөмкинлекләре булган авыл җирлекләре халыкны су белән бушлай тәэмин итә ала, калганнары - юк. Авыл җирлегендәге инфраструктураның, аерым алганда чишмәләрнең күп булуы да су белән тәэмин ителештә мөһим роль уйный. Шулай да халыкта «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән бик матур бер әйтем бар. Теләге булган - җаен табар, дип тә өстәп куясы килә. Безгә хат язган Р. Галимов та бу уңайдан нәтиҗәләр ясар дип ышанып калабыз. Аның соравы конкрет кайсы торак пунктка караганын белмибез белүен, чөнки хат авторы үзенең кайсы авылда туганын язмаган.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа