Ишетә белергә генә кирәк
Әлмәт – төзек, матур шәһәр. Аның шундый булуында, һичшиксез, иң беренче чиратта нефтьчеләрнең өлеше зур.
Төзеп, төзекләндереп тапшырган объектларны тиешле дәрәҗәдә карап тоту, аларга хезмәт күрсәтеп тору – шәһәр һәм район службаларының төп бурычы.
Бүгенге көндә әлмәтлеләрне иң беренче чиратта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, юллар торышына һәм экологиягә кагылышлы сораулар борчуы әлеге юнәлешләрдә проблемалар күп булуын дәлилли. Бу өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы җитәкчеләрнең халык гозеренә колак салмаулары нәтиҗәсендә район халкының үтенеч-мөрәҗәгатьләре бик тиз арада турыдан-туры «Халык контроле» дәүләт системасына барып ирешә. Әлмәтлеләр теге яки бу сорау буенча редакциябезгә дә шалтыраталар, хатларын да юллыйлар. Яшерен-батырын түгел, иң күп гозерләр үзәктән ерак урнашкан микрорайоннарда яшәүчеләрдән килә. Урсалы, РТС, СУ-2 микрорайоннарында яшәүчеләр проблемаларын еллар дәвамында һәрдаим кабыргасы белән куялар иде, менә тагын алардан гозерләр ява башлады. Әле кайчан гына шәһәр юллар идарәсе җитәкчелеге Урсалы микрорайонындагы берничә урамда юлларга вак таш түшәлүе турында хәбәр генә иткән иде, бу беренче карашка уңай булган күренешнең икенче ягы да барлыгы ачыкланды. Хикмәт шунда, Новоселов, Кленовая урамнарындагы юлларга ремонт ясаган вакытта йөк төягән машиналар басу буйлап урап узарга теләмәгәнлектән, араны якынайтып, Знание урамындагы юл буйлап хәрәкәт итеп, әлеге юлны җимереп, эштән чыгарып бетергәннәр.
– Одно дело делаешь – другое не порть, ягъни бер эшне эшлисең икән, икенчесен бозма, дигән рус мәкале бар. Килешәбез, бу юл болай да бик начар иде, тик хәзер көзге пычраклар башлангач аннан машиналар түгел, җәяүлеләр дә үтә алмый. Без биредә яшибез, безнең балаларыбыз да башкалар шикелле төзек юллардан йөрергә тиештер бит инде, – ди урсалылылар. Әлеге микрорайонда тагын бер проблема бар.
– Сказочная, Новоселов, Кленовая урамнарында яшәүчеләр үзләре һәм аларның балалары тротуар булмаганлыктан машиналар йөри торган юлдан йөрергә мәҗбүр. Биредә җәяүлеләргә тротуар ясалырмы, әллә юкмы – әлегә билгесез.
Быел, чыннан да, шәһәр урамнарында актарып-куптарып ташланган урыннар байтак – бар җирдә эш бара. СУ-2 микрорайонындагы Волгоградская урамында да АПТС бер ай элек котлован казыган булган.
– Эш тәмам, ә траншеялар әле дә ачык тора. Иманыбыз камил, кышка да шулай керәчәкбез әле, – ди әлеге урамда яшәүчеләр. Бу очракта алай ук булмасын иде инде, эшне җиренә җиткереп бетерергә кирәк. Әлеге мәсьәләне без үзебез дә контрольдә тотачакбыз.
Шәһәр урамнарындагы корыган агачлар да Әлмәтне бизәми. Мисал өчен, Җәлил урамы, 33 нче йорт каршындагы корыган биек каеннар көчле җил вакытында аеруча куркыныч тудыра. Чехов, Гафиятуллин урамнарындагы ишегалларында да байтак алар.
– Гариза юллаганнан соң да ике айлап көтәргә туры килә. Нигә шулай озак эшлиләр икән? – дип баш вата халык.
Юллардагы кое люкларыннан канализация сулары саркып агып чыгу очраклары, юеш, лычкылдык подваллар турында әйткән дә юк инде. Культурасызлык күрсәтеп, газоннарга машина кую очраклары да күбәеп киткән. Белоглазов, Дальняя, Советская, Ганиев урамнарында исә яктырткычлар эшләми, ә менә «Саулык» паркындагы агачтан ясалган хуҗалык корылмалары кулланылмаганлыктан, аларның ишекләрен бикләми башлаганнар икән. Шуңа күрә дә анда теләсә кем кереп-чыгып, теләсә нәрсә эшләп йөри, дип хәбәр итә әлмәтлеләр.
– Алла сакласын, бәхетсезлек кенә була күрмәсен, – дип кайгыра паркка йөрүчеләр. Алда әйтелгән кимчелекләр турында җаваплы җитәкчеләр үзләре хәбәрдардырмы-юктырмы – билгесез. Шулай да киләчәктә әлеге проблемалар чишелер дип өметләнәбез. Элегрәк шәһәрдә һәм районда рейдлар оештыру гадәте бар иде. Әлеге нәтиҗәле чаралар барышында урында ук сораулар чишелә, ә халык гозерләре теркәлә торган иде. Киләчәктә, бәлки, шушындый рейдлар оештыра башларлар әле. Халык беркайчан да юкка зарланмый бит ул, ишетә белергә генә кирәк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа