Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәт районында «Газель» йөк машинасы газ торбасын өзә язган

Мондый очрак беренче тапкыр гына түгел, дип раслый шул тирәдә яшәүчеләр.

Әлмәт районының Колшәрип авылы халкы Тимур Нагумановның телеграм-каналы чатында ярдәм сорап яза. 

Мөрәҗәгать авторы хәбәр иткәнчә, биек  автотранспорт Тукай урамындагы 100 һәм 102 нче йортлар арасындагы тыкрыктагы газ торбасына даими рәвештә тия. Чираттагы очрак 29 июльдә булды. Кадрларда йөк «Газеле»нең торбага тиюе күренә, шуннан соң ул бөгелә. Әлмәтнең үсеш департаментында халыкны белгечләр газ торбасын карау һәм торгызу кирәклеге турында җаваплы кешеләргә хат юллаячак дип ышандырдылар. Әмма җирле халыкны мондый җавап канәгатьләндерми. Алар торбаны күтәрергә яки тыкрыкны ябарга тәкъдим итәләр.

Фото: t.me/nagumanovtd_live

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса