Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Халыкның сүзе хак, күзе очлы

Әлмәтлеләр «Халык контроле» системасына зарлануларын дәвам итәләр. Июнь аенда гына да алардан 176 гозер кергән.

Соңгы вакытта әлмәтлеләрнең үтенечләре әлеге системага килеп ирешкәч кенә нәтиҗәле чишелеш таба башлады. 
Түрәләрнең җирле әһәмияттәге проблемаларга битарафлык күрсәтүләре борчуга сала. Әлмәт халкын һәрвакыттагыча торак-коммуналь хуҗалык тармагына, юллар торышына һәм экологиягә кагылышлы сораулар аеруча борчый. Шуңа күрә дә әлеге юнәлешләргә билгеләнгән җитәкчеләргә җиң сызганып эшләргә туры килә. 

Бүгенге көндә канализация һәм су торбаларын алыштыру буенча шактый күләмле эш башкарыла, тик шунысы бар – әлеге эшкә җәлеп ителгән предприятиеләр асфальт катламнарын куптарып ыргытканнан соң, төзекләндерергә, киредән үз хәленә кайтарырга ашыкмыйлар. Соңгы вакытта юллар һәм аеруча велоюллар торышы канәгатьләнерлек түгел. Аларда чокыр-чакырлар күбәйгәннән-күбәя генә бара. Александр П. 8 Март һәм Галиев урамнарындагы велоюлларга игътибар кирәклеге турында искәрткән. Тукай урамындагы төзелеп килүче юлның дөрес ясалмаганлыгы турында да хәбәр иткән әлмәтлеләр «Халык контроле»нә. «Ни өчен ул бер яктан 3 метр киңлектә, ә азакта бөтенләй бер метрга әверелгән. Симметрия юк, юл кыек, машина үтешле түгел. Монда бит элек яхшы асфальт иде, аны ни өчендер салдырып алып китеп, юлны тарайтканнар. Сез ни өчен башта Тукай урамында яшәүчеләрнең фикерләрен сорамадыгыз? Бу юл беренче чиратта алар өчендер бит», - дигән язма юллаган Татьяна Б. 

Шәһәрдә иң көнүзәк проблемаларның берсе – картайган, авария хәлендәге агачлар. Аларны вакытында кисү зарурлыгын белсәләр дә, ни өчендер әлеге эшне башкарырга ашыкмыйлар. Әле күптән түгел Ф. Кәрим урамы, 6 нчы йорт кырыендагы агачның зур ботаклары күпергә килеп төшкән иде. Бу турыда «Халык контроле»нә мөрәҗәгать иткәч кенә шәһәр юллар идарәсе хезмәткәрләре килеп күперне ботаклардан арындырып киткәннәр. Биредәге агач картайган, черегән инде, бөтенләй дә авып төшәргә мөмкин бит. 6 нчы йортта өлкән яшьтәге ветеран гомер кичерә. Әлеге проблеманың чишелешен без дә контрольдә тотачакбыз. Юл тирәли үскән күп кенә агачларның салынып төшкән ботаклары да аварияле ситуацияләр тудыра, чөнки алар күрү мөмкинлегенә хилафлык китерә, нәтиҗәдә юл һәлакәте булырга мөмкин. Мондый хәл Володарский һәм Ломоносов урамнары киселешендә күзәтелә. Агачны кичекмәстән кисәргә кирәклеге турында Ләйсән А. хәбәр иткән. Моңа карата «Халык контроле»ндә «заявка чишелгән» дигән тамга тора. Агачны килеп кистеләр яки юлга чыгып торган ботакларын кыркыдылар дип уйлый күрмәгез, юк, «юл күреме нормага туры килә, агач юлны капламый» дип язылган анда. Кем хаклыдыр, билгесез. Гомумән, экологларга инде күптән аварияле агачларга ревизия ясарга, корыган агачлардан арынырга кирәклеге турында җиткерелгән иде, тик ни өчендер әлеге эш һаман арткы планга күчә бара. Пушкин урамы, 45 нче йорт янындагы өч корыган агач бүген дә кукыраеп утыра бирә. Көчле җил чыга калса, аларның я машина, я кеше өстенә авып төшүе ихтимал.

Әлмәтлеләр тагын бер җитди проблеманы күтәреп чыкканнар – ул да булса җәмәгать урыннарында бәдрәфләр җитмәү. «Шәһәребез төзекләнә, матурлана. Менә Совет урамындагы Комсомол паркы да заманча төс алды. Төзекләндерделәр, ә бәдрәфләр урнаштырырга оныттылар», - дип зарлана Екатерина Г.

Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә әлмәтлеләр зарланып туйдылар. Шулай да Светлана З. әлеге система эшчәнлеген кабат тузгытып алырга булган һәм үзенең 8 май көнне терапевтта булганын һәм аңа УЗИ һәм ФГДС үтәргә кушылганы турында язган. «Бүген 2 июль. Табибта булганнан соң 2 ай вакыт узды, ә талоннар һаман юк!» дип зарланган ул. Иң кызыгы шунда, Светлана З. «Халык контроле»нә мөрәҗәгать иткәннән соң тиз арада талоннар да табылган. Әле әлмәтлене шулкадәрле хөрмәтләп, көннәрен күрсәтеп чакырганнар. Светлана ике ай талонсыз торган, монда әле ярты яки бер еллап табибларга чират торучылар муеннан. Менә шулай, кеше иң күбе бер-ике ай табибка талон көтә дә, аптырагач, түләүле табибка бара. Ә анда авыруны түләүсез кабул итәргә тиешле табиб утыра! Шунысы да кызык - бер ел узгач аңа «түләүсез табибка чиратыгыз җитте» дип шалтыраталар. Көлке дә, кызганыч та. Һәрбер җитәкче үз эшен җиренә җиткереп башкарса, халык белән тыгыз элемтәдә торса, кешеләргә проблемаларын «Халык контроле»нә кадәр җиткерәсе булмас иде дә бит. 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса