Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Халык тавышын ишетү мөһимрәк

Җәй - ремонт һәм төзелеш чоры.

Әлмәт җирлегендә дә төзү-төзекләндерү эшләре инде күптән башланып китте. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча гына да быел 36 ишегалды төзекләндереләчәк. Шәһәрнең йөзен аның урамнары, җәмәгать урыннары, юллары ни дәрәҗәдә төзек булуы билгели. Сүз дә юк, Әлмәт елдан-ел заманча үзгәрә, матурая бара, әле калабызның санитар-экологик республика бәйгесендә быел да җиңү яулап, икенче урынга лаек булуы да шул турыда сөйли. Әлбәттә, бу өлкәгә нефтьчеләрнең керткән өлеше чиксез зур, шул сәбәпле алдынгы урыннарны алу да нигездә аларның тырышлыгы белән бәйле. Ә менә экологларга шәһәрдә күп кенә проблемаларны хәл итәсе бар әле. Иң беренче чиратта кала биләмәләрендәге корыган агачларны кисеп чыгарга кирәк. Төзүчеләр проспекты, 39 нчы йорт каршындагы корып кипкән биек каен агачлары инде ике ел рәттән тезелешеп утыра бирә. Галиев урамындагы 27 нче йорт каршында да шул хәл күзәтелә. Шарлавыклы буаларның суы торышын даими контрольгә алу да зарур. 

Нәрсә генә дисәк тә, шәһәрнең хуҗалык тормышын Әлмәт шәһәр юллар идарәсе алып бара. Әлеге предприятие юлларны да ремонтлый, чүбен дә түгә, агач-түтәлләрне дә карап тора, тукталыш павильоннары төзеклеге, чисталыгы өчен дә җаваплы. Әлмәтлеләр быел, төгәлрәге май аеннан, шәһәр урамнарының даими чистартылып торуына, агач-куакларның формалап, пөхтә итеп киселүенә, юл билгеләренең дә вакытында ясалып чыгуына игьтибар итми калмадылар. Бу - предприятиегә, ниһаять, чын хуҗаларча фикер йөртүче һәм эшне оста тотучы эшлекле яңа җитәкчене билгеләп кую белән бәйледер дигән фикерләр дә ишетергә туры килде. Амин, шулай була күрсен. Ә менә ишегаллары төзеклеге өчен җаваплы булган идарәче компанияләрнең үз эшләренә салкын карашта булулары борчуга сала. Әлмәтлеләрнең «Халык контроле» дәүләт системасына кергән гозерләре дә шуны дәлилли. Күпкатлы йортларның фасадларын буяп, карап тору да аларның карамагында булуга карамастан, коммунальчылар бу эшкә битарафлык күрсәтәләр. Мисал өчен, Тукай урамындагы 61 нче йортның фасады узган елның көзеннән бирле буявыннан кырып ташланган килеш тора бирә. Башлагансың икән - ташлама, диләр халыкта. Халык бит ремонтның агымдагысына да, капиталенә дә түли. Ишегалларындагы чүп үләнне чабуны да тузганак оча башлагач кына башлаудан туктарга кирәктер, мөгаен. Бөтен шәһәр тузганак мамыгы белән тулган, ә бит аллергиясе булган кешеләр өчен бу бик куркыныч. Әле дә истә, заманында элеккеге шәһәр җитәкчеләренең берсе бу мәсьәләне аеруча катгый контрольдә тотып, махсус рейдлар уздырып тора иде. Югыйсә, иң беренчеләрдән булып экологлар үзләре бу турыда чаң кагарга тиеш. Үзебез гомер кичергән шәһәрне тиешле дәрәҗәдә кайгыртып тору барыбызның да уртак бурычы. Иң мөһиме - әйләнә-тирә мохитка битараф булмыйк, ниндидер отчетлар, югары күрсәткечләр заманасы күптән узды инде, бүген халык тавышын ишетү күпкә мөһимрәк.
 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса