Чүп-чар җил белән зиратка таба оча
Редакциягә хат килде.
Теге яки бу мәсьәләне чишүдә ярдәм күрсәтүне сорап редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр байтак.
Күптән түгел Тайсуган авылында гомер кичерүче 75 яшьлек Сәгыйть ага Вәлиевтән хат алдык. Сәлахетдинов урамындагы 13 нче йортта яшәүче пенсионер авыл җирлегендәге чүп мәсьәләсен күтәреп чыккан.
«Элек чүпне тау башына бушаталар иде, инде менә нишләптер зиратка якынайтканнар, бер 70-80 адым тирәсе ераклыгы», дип язган тайсуганлы.
Сәгыйть ага җиңелрәк чүп-чарның җил белән зиратка таба очуыннан зарлана. Чүп җыю урынын зираттан ераграк урынга күчерсеннәр иде дип сорый.
Бу үтенечне без Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафинга юлладык. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде:
- Элегрәк районның авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыклары (ТБО) полигоннары бар иде. Бездә дә бар иде ул һәм, чыннан да, Сәгыйть ага әйткәнчә, тау башында иде. Мондый полигоннардан качу һәм чүптән вакытында арыну максатыннан чыгып авылларда, шул исәптән безнең җирлектә дә чүп бункерлары урнаштырылды. Аларны бүген генә урнаштырмадык, инде дүрт елдан артык элек барлыкка килгән бункерлар бу. Чүп җыю урыннарының һәрберсе экологлар һәм башка төрле җаваплы оешмалар белән килешенеп, расланып булдырылды. Моңарчы шушы бункерлардан чүп «Гринта» җәмгыяте тарафыннан вакытында чыгарылып түгелеп килде. Соңгы вакытта әлеге җәмгыять чүп түгүгә игътибар бирми башлады, контейнерлар тула, чүп өелә. Ул таралган чүпләрне даими җыеп, чистартып торабыз торуын. Унышар-уникешәр көн алып китмиләр бит чүпне. Әлеге проблема безгә генә түгел, районның барлык авылларына да хас. Сәгыйть аганың сүзенә җавап итеп шуны гына әйтәсе килә: эш чүп контейнерының кайда урнашканында түгел, ә җыелган чүпләрнең вакытында чыгарылып тү-гелмәвендә.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа