Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Зарланырга сәбәпләре бар

Җәй - төзелеш, ремонт эшләренең иң актив барган чоры.

Шәһәребез төзекләнә, матурая бара. Шуңа да карамастан әлмәтлеләрдән «Халык контроле»нә кергән үтенеч-гозерләр елдан-ел кими бара дип әйтеп булмый. Июль аенда гына да туксанга якын мөрәҗәгать кабул итеп алынган. Әлмәтлеләр нигездә юллар торышыннан, контейнерларга тутырылган чүпләрнең вакытында чыгарып түгелмәвеннән, йортларда тараканнар һәм кырмыскаларның чамадан тыш үрчүеннән, шәһәр биләмәләрендә корыган һәм аварияле агачларның күп булуыннан, балалар мәйданчыкларындагы кече архитектур формаларның, аеруча таганнарның тө-зек булмавыннан зарланалар. Быел чәчәк клум-баларының да торышы канәгатьләнерлек түгел, күбесендә хәтта туфрак та бик аз калган, кайберләрен чүп басып бетергән. Күп ке-нә биналар, шул исәптән кибетләр янында ни өчендер чүп савытлары да юкка чыккан (бәлки чүп чыгарганга түләмәс өчендер), күпкатлы торак йортларда подъезд ишекләре буялмаган. Чернышевский урамы, 6 нчы йорт тирәсендәге яңа асфальтны җимергәннән соң кабаттан төзекләндермәгәннәр. «Инде 3 ай узды, әле килеп рәтләүче күренми. Чокырларга машина ауганын яки берәрсе егылып төшкәнен көтәләрдер инде», - дип зарлана әлмәтлеләр. Шәһәрдәге велосипед юлларында билгеләрнең кояштан уңып, яңгырлардан юылып беткәнен дә язып, фото белән дәлилләп җибәргән бер әлмәтле. Аның «хәзер кайда тротуар, кайда велосипед юлы - аңламассың да» диюенә социаль челтәрдә җавап та язганнар. «Аны ничек аермаска мөмкин - шома, тигез юллар - велосипедчыларныкы, җимерек, чокырлылары җәяүлеләрнеке була инде» дигәннәр хәтта. Велосипед һәм самокат соңгы вакытта шәһәр халкы арасында аеруча популярлашып китте. Шуның белән беррәттән әлеге кулай транспорт чарасын парковкалау урыннарын да булдыру зарурлыгы артты. Күп кенә йортларның подъездлары, баскыч мәйданчыклары велосипедлар белән тулган. Әлмәт - велосипедчыларның башкаласы дип күкрәк киереп йөрсәк тә, күпкатлы йортлар тирәсендә махсус велосипед кую урыннары әлегә көйләнмәгән.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан самокатчылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен аңлату эше алып барылса да, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаучы самокатчылар байтак. Югары тизлек белән көтмәгәндә каршыга атылып килеп чыгучы бу транспорт ияләреннән аеруча өлкән яшьтәгеләр зарлана. «Самокатларда йөри белгәне дә, йөри белмәгәне дә хәрәкәт итә. Тизлекләрен контрольдә тота алмаучылар байтак. Җәяүлеләрне генә түгел, үзләренең дә тормышларын куркыныч астына куялар. Әле күптән түгел генә Сочида бер самокатчы югары тизлектә тукталышта басып торган халык төркеме өстенә килеп бәрелгән иде. Зыян күрүчеләр арасында йөкле хатын-кыз да булган. Инде бәби туарга санаулы айлар гына калып барган бу ханымның баласын коткарып кала алмаганнар, ханым үзе дә нык зыян күргән. Самокатчыларны Әлмәттә дә катгый контрольгә алсыннар иде, берсе өстенә берсе атланып кына түгел, сабыйларны алга бастырып йөрүчеләр дә бар бит, Аллам сакласын», - дип мөрәҗәгать итте шәһәрдә яшәүче Сания ханым Закирова.

Халык контроленә һәм редакциягә Урсалы микрорайонында яшәүчеләр еш мөрәҗәгать итәләр. «Халык контроле» системасында гомумән алар лидерлар рәтендә дисәк тә була. Әле күптән түгел Совет һәм Бахорин урамнарындагы йортларда яшәүчеләр гозерләрен җиткерделәр. Егерме ел элек төзелгән җәяүлеләр йөри торган күпернең торышы борчый урсалылыларны. «Әлеге күпер аша әти-әниләр сабыйларын балалар бакчасына илтә, укучылар мәктәпкә бара. Күпернең торышы бик начар, берәр бәхетсезлек очрагы килеп чыкмагае» дип язганнар һәм ремонт сораганнар кешеләр.

Санап кителгән бу гозер-ләр әлеге эшләр өчен җаваплы җитәкчеләр колагына барып ирешсен һәм һәрберсе буенча чаралар күрелсен иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса