Халык белеп зарлана
Торак-коммуналь хуҗалык - иң мөһим һәм шул ук вакытта иң проблемалы тармакларның берсе.
Шуңа да карамастан, көндәлек тормыш өчен кирәк булган уңайлыкларны ту-дыручыларның эшеннән тулысы белән канәгать булып бетү мөмкин түгел.
Халык кышын фатирларында җылылык җитмәүдән, кайнар һәм салкын су торбалары белән бәйле өзеклекләрдән, аварияле ситуацияләрдән, җәен подъездларындагы, ишегалларындагы шапшаклыктан, бөҗәкләр һөҗүменнән зарлана. Шушы көннәрдә коммунальчылар җылыту сезонының уңышлы тә-мамлануын хәбәр иттеләр һәм бу уңайдан башкарылган эшләренә хисап тоттылар. Мәгълүм булганча, «Әлмәт җылылык челтәре» җәмгыяте карамагында бүген 13 котельный исәпләнә, шуларның 4 есе генә районныкы. «Светсервис» предприятиесе 171 котельныйга хезмәт күрсәтә.
Шәһәрдә һәм районда котельный биналарын ремонтлау, җиһаз-корылмаларны яңаларына алыштыру эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә дә бу уңайдан байтак эшләр башкарылганлыгы билгеле булды. Бу турыда узган дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков бәян итте.
- Сөләй авылында мәктәпне җылытучы котельныйдагы казан югарырак куәтлесенә алыштырылды, ә башкарма комитет бинасын җылытучы котельныйның төтен үткәргеченә ремонт ясалды. Урсалбашның Мәдәният йортын җылытучы котельныйның стеналары һәм түбәсе ремонтланды, балалар бакчасы котельныена 25 кВТ лы «Лемакс Премиум» казаны куелды. Бишмунчаның мәктәп котельныенда отмосткага ремонт ясалды, Кузайкинодагы мәктәп котельныена да югары куәтле казаннар көйләп куелды. Моннан тыш төтен үткәргеч, газүткәргеч, казаннарны әйләндереп алган торбалар, электрүткәргечләр, автоматика һәм диспетчерлаштыру системалары яңаларына алыштырылды, - диде ул.
Айнур Рәсим улы билгеләп узганча, агымдагы елның 27 маеннан 8 нче район котельныендагы җылыту торбалары системасында юдырту эшләре башлап җибәрелгән. Гомумән, баланстагы барлык котельныйларда ремонт һәм төзекләндерү эшләре 1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Әйе, ел да шушындый ук эшләр башкарыла, тик ни өчендер кышкы чорга килеп кергәч әле тегеннән, әле моннан торбалар өзелә. Торак фонды шактый таушалганлыктан шулай була, дип җавап бирә безгә коммунальчылар. Торбаларны яңаларына алыштыру эшләре шактый саллы гына чыгымнар сорый, ә мөмкинлекләр юк. Шуңа күрә дә ямарга туры килә икән.
Ярый, кыш җитәргә озак вакыт бар әле анысы. Бүген исә әлмәтлеләр шәһәрдә тараканнар күбәюдән зарлана. Канализация люклары тирәсендә оялары белән җыелып ятканнарын фотоларга төшереп «Халык контроле»нә дә юллаганнар. «Хуҗасыз этләрне, песиләрне һәм күгәрченнәрне ашатабыз дип кешеләр үзләре шулай үрчеттеләр аларны» - идарәче компанияләрнең җавабы шундый. Бер караганда, алар хаклы да кебек, тик барыбер тараканнардан котылу чарасын күрү зарур. 2 нче микрорайонны аеруча атакага алган бит бу бөҗәкләр. Әлеге хәлгә район җитәкчелеге дә игътибар итми калмаган булып чыкты. Бу уңайдан коммунальчыларга чаралар күрергә кушылды.
Еллар узып, ТКХ системасы заманча эшчәнлек алып барырга тырышса да, проблемалар, гозерләр шул ук кала бирә. Ә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр һәр ярты ел саен артып тора бит!
Соңгы вакытта әлмәтлеләр гомумән торак-коммуналь хуҗалык системасы эшчәнлеген бик еш «утлы таба»га бастыра башладылар. Алар хак-лы да - отчетларда эшләр башкарыладыр да, тик аларның сыйфаты чынлыкта да бик түбән бит. Бу сыйфат өстендә эшләргә дә эшләргә әле.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа