Чүптән чүмәлә
Редакциябезгә соңгы вакытта шәһәрдә һәм авылларда чүпне вакытында чыгарып түкмәү турында зарланып шалтыратучылар күп булды.
- Моңарчы бу кадәрле чүп өемнәре җыелып ятканын күргән юк иде. Коточкыч хәл бит бу! Чүпне чыгарып түкмиләр, айлар буе өелеп ята хәзер. Күп кенә авыллардагы контейнерларны алып киттеләр. Әлмәтнең Урсалы ягыннан чыга торган юлындагы бункерларны да, Түбән Мактама юлындагысын да алганнар. Чәчелеп ята, дигәннәрдер инде. Халыкны гаеплисе түгел, чүп чәчелеп яту – ул бит вакытында чыгарып түкмәгәнлектән. Ә хәзер нәрсә? Контейнер булмагач, халык нишли дисезме? Элеккеге шикелле эшли башлады – машиналарына салып алып китәләр дә, урманга илтеп түгәләр. Урсалы ягыннан чыга торган юл кыры, басу, урман тирәләре чүп белән тула башлады инде. Шәһәр территорияләре өмәләрдән соң чүп тутырылган кара
каплар һәм агач ботаклары белән тулды. Мондый башбаштаклык экологияне пычратуга китерергә мөмкин бит, түрәләр ни уйлый икән? Гади тел белән әйткәндә, беткә ачу итеп тун яккан кебек булган инде бу. Зинһар, әлеге проблеманы чишүдә ярдәм итегез әле, барлык әлмәтлеләрне дә бик борчый торган сорау бу, рәхмәтле булыр идек, - дип мөрәҗәгать итте Урсалыда яшәүче пенсионер Гарәфетдин абый. Без аның үтенечен турыдан-туры «Гринта» җәмгыятенә юлладык. Анда безгә түбәндәге җавапны бирделәр:
- Әйе, күп кенә бункерларны алдык, алар рәсмиләштерелмәгән иде. Түбән Мактама һәм Урсалы ягындагы бункерлар да шундыйлардан. Бирегә шушы микрорайонда яшәүчеләр һәм үтеп-сүтеп китүчеләрдән тыш кибетләр һәм хәтта күп кенә предприятиеләр дә «Газель» тутырып чүп алып килеп бушаталар иде. Бу, беренче чиратта, чүп түгү хезмәтеннән бушлай файдалану дигәнне аңлата. Бер машина бушаттылар – бункер тула, халыкка чүп салырга урын калмый иде. Бункерларны авыллардан да алырга туры килде, алар СанПИН таләпләренә туры килми. Ләкин Әлмәт районы торак пунктларына билгеле график буенча машиналар бара. Бернинди дә уңайсызлык юк – шул вакытка чүбеңне әзерләп куй да, вакыты җиткәч чыгарып сал. Әйе, аңлашыла, кемнәрдер эшкә иртәрәк китә, ә чүп машинасы соңрак килә. Монда инде шулай ук борчылыр урын юк – машина киләсе урынга капчыгыңны чыгарып куй да кит, шофер үзе сала. Күпләр графиктан зарлана. Әлеге график авыл җирлеге башлыклары белән килешенеп төзелгән. Гомумән, хәзерге вакытта без эшнең сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып оптимальләштерү чараларын тормышка ашыра башладык. Килешәбез, кайбер вакытта машиналар да соңга кала. Сәбәбе бер генә – җитешә алмауда. Апрель-май – өмәле айлар, машиналарга йөкләнеш зур. Әле бит кайбер вакытта шәһәрдә яшәүчеләр контейнерларга керә торган юлларны шәхси машиналар белән дә каплап куя. Шуңа күрә дә әлмәтлеләргә бераз сабыр булырга киңәш итәр идек.
Бар да җайланыр дип уйлыйбыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа