Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Техснаб бистәсе шәһәрнең «үги кыз»ымы?

«Күк күкрәми торып ир-ат чукынмый» дигән бик тә зирәк мәкале бар урысларның. Бәла-каза килеп чыкканчы ул юлны карарга кирәктер бит.

Соңгы вакытта редакциягә юллар торышына һәм го-мумән торак-коммуналь хуҗалык тармагына кагылышлы проблемаларны чишүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәеп китте.

Күптән түгел безгә Техснаб бистәсенең Подлесная урамындагы бер йортта яшәүче Алия ханым шалтыратты. Ул Базовая урамында тимер юлны аркылы чыгу урыны (переезд) тирәсендәге юлларның бик начар хәлдә булуын хәбәр итте.

- Бу юлдан көн дә машиналар йөри, кешеләр эшкә, балалар мәктәпкә бара. Урамдагы чокыр-чакырлы юлның җимереклегеннән халык зарланып туйды инде. Җитәкчеләрнең колакларына тукый торгач, ул юлны ямаштырып та чыкканнар иде - суык вакытта эшләгәч озакка җитмәде, берничә көннән кабат чокырлар пәйда булды. Соң бу юлны ямап кына тәртипкә китереп булмаячагын беләләр, күреп торалар, ник соң хет ничә елга бер мәртәбә капиталь ремонт ясамыйлар икән? Шәһәр эчендәге урамнар каралып, юллар ел да төзекләндерелеп тора бит югыйсә. Ә менә безнең Техснаб бистәсе «үги кыз» язмышына дучар ителгән бала кебек, гел онытыла, гел арткы планга күчерелә. Саный китсәң, безнең бистәдә эшләрдәй эшләрнең исәбе-хисабы юк. Шул ук чишмәне генә алыйк - аны тәртипкә китерергә кирәк. Аннан соң бистәбездә берәр фельдшерлык кабинеты да ачарга вакыт җиткәндер. Мондый фельдшерлык пунктлары хәзер авылларда да булдырылды бит инде - ә бездә әле һаман да юк. Техснабта да шундый ук кешеләр яши, өлкәннәр дә, балалар да бар бездә. Аптекасы да бик кирәк. Әлеге сорауларны җитәкчеләргә дә, депутатларга да җиткереп торабыз - нәтиҗә юк. Техснаб бистәсендәге бу сорауларны һәм иң беренче чиратта шушы юлны ремонтлау мәсьәләсен чишәргә ярдәм итсәгез, бик рәхмәтле булыр идек, - дип гозерен белдерде Алия ханым.

Юлга кагылышлы сорауны без иң беренче чиратта шушы тимер юлларның хуҗасы булган «Промтранс-А» җәмгыяте җитәкчелегенә юлладык.

Җәмгыять директоры урынбасары Андрей Мишалов баштарак Алия ханым әйткән Базовая урамындагы бу юл шәһәр юллар идарәсе карамагында дип җаваплылыкны юлчыларга аударып карарга тырышты тырышуын, тик соңыннан, без юл предприятиесенә шалтыратып белешмә алгач, ул алдан әйткән сүзләрен кире какты.

- Без иң беренче чиратта тимер юл өчен җавап бирәбез. Ярар, килешәм инде, аркылы чыгу урыннары янындагы юллар өчен без җаваплы. Ямаштырып торабыз бит. Капремонт кирәген дә аңлыйм. Тик мондый юллар безнең карамакта берәү генә түгел, дистәләгән. Бер Техснабның үзендә генә дә 5 аркылы чыгу урыны бар. Ышандырып әйтәм, язгы чорда Әлмәт шәһәр юллар идарәсенең асфальт-бетон заводы эшли башлау белән ремонтлаячакбыз. Бер генә елны да бу эшләрне 1 майдан да соңга калдырганыбыз булмады. Бәлки ямап кына чыкмабыз, җиренә җиткереп эшләрбез. Яз җиткәч тикшергәннән соң эшнең күләме билгеле булачак, - диде Андрей Валерьевич.

Әлмәт шәһәр юллар ида-рәсенең баш инженеры Рафис Рәис улы Нуришанов исә безгә түбәндәге җавапны бирде:

- Әлбәттә, «Промтранс-А» җәмгыяте карамагындагы юл ул, тегеләй-болай дип алдашырга тырышмасыннар да. Рельстан алып 10 метрлап аркылы чыгу юллары өчен алар җаваплы. Суыклар җиткәч юл ямап йөргәннәрен дә күрдек. Аркылы чыгу урыннарындагы юллар чокырсыз, тип-тигез булсын өчен әйбәт итеп асфальтларга, чокырларны тиешенчә ямарга кирәк. Әгәр дә җәмгыять безнең оешмадан бу эшне эшләүне килеп сораса, без ремонт ясап бирәчәкбез, әлбәттә.

Менә шулай. Хәзер яз җиткәнен көтәсе калды - нәтиҗәсе шунда күренер. Җитәкчеләргә исә, Техснаб бистәсен гел онытмагыз, анда да кешеләр яши бит, диясе килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса