Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Килделәр дә ярып әйттеләр

Авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә. Чираттагы очрашу Сөләй авыл җирлегендә узды. Анда без дә булып, халык күтәргән проблемалы хәлләрне ишетеп кайттык.

Район җитәкчелеге, авыл халкына хезмәт күрсәтүче службалар вәкилләре белән очрашу башланып киткәндә залда әле халык күп түгел иде.

Җыен барышында кешеләр килә, залдагы урыннар тула торды. Җитәкчелек белән очрашуга килгән 84 яшьлек Рәзинә апа Фәхриева чарага башыннан ук чын мәгънәсендә халыкчан демократик төсмер бирде. Президиумда утыручыларга якынрак булу һәм аларны яхшырак ишетү өчен ул иң алгы рәттәге урынга килеп утырды һәм җыелышны татар телендә алып баруны сорады. Өлкән кешенең әйткән сүзен тыңлап, чыгыш ясаучылар татар телендә сөйләргә тырыштылар. Онытылып китеп рус теленә күчкәннәргә Рәзинә ападан бик каты шелтә эләгә торды. Сөләйлеләр белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, Әлмәт шәһәре прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев, «ТатАИСнефть»нең Җәлил цехы начальнигы Евгений Кулемин, депутатлар һәм башка күп кенә кунаклар килгән иде.

Мәгълүм булганча, Сөләй авыл җирлеге Сөләй, Урсалбаш, Шарлама, Яңа Михайловка һәм Салкын Чишмә торак пунктларын берләштерә. Шушы биш авылда бүген барлыгы 1389 кеше гомер итә, алар арасында төрле һөнәр ияләре һәм фермерлар бар. Сөләйлеләрнең күбесе шәхси хуҗалыкларында мал-туар тота, кош-корт асрый. Авыл җирлеге башлыгы Ансар Бикбаев хуҗалыкларында күпләп мал тотучыларга аерым рәх-мәт әйтте. Авылдашларына мөрәҗәгать итеп, абзарлардагы маллар санын яшермәскә кирәклеген дә ассызыклады.

- Булган малларын күп-ләр яшерә, тулысы белән күрсәтми. Моны без яз көне терлекләр көтүгә чыга башлагач барыбер күрәбез. Мини-фермалар төзү буенча программа әле дә эшләп килә, теләкләре булганнар рәхәтләнеп катнаша аласыз, - дип хәбәр итте башлык. Шулай да әгәр җирләр шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) итеп рәсмиләштерелмәгән булса, субсидиягә өмет итеп булмаганлыгы ачыкланды.

- Хөкүмәтебез бер сыер тотканнарга 2200 сум, ике сыер тотканнарга 3300 сум, өч һәм аннан күбрәк мал тоткан хуҗалыкларга 4400 сум күләмендә акча бүлеп бирде. Мөгезле эре терлекләргә фуражын, печәнен сатып алуда да ярдәм күрсәтелде, - дип өстәп куйды Ансар Җәүдәт улы. Алга таба ул чүп түгү һәм су белән тәэмин ителеш кебек проблемаларга тукталды. Авылларга хәзер чүп машинасы килеп йөри икән, чөнки элгәре чүплеккә агач ботаклары, бәрәңге, помидор сабаклары, такталар, агач, шифер калдыклары да китереп ыргыта башлаган булганнар. Ә бу төр чүп көнкүреш калдыклары саналмый һәм аны машина алып китми. «Кая куйыйк без андый чүпләрне? Бункерларны кире кайтарыгыз», - диючеләр дә булды.

Тик авыл җирлеге башлыгы катгый рәвештә «юк» дип өздереп әйтте һәм шуның белән мәсьәлә ябылды.

Сорагач, ярдәм итәләр

Шарлама авылында җәй буена нефтьчеләр ярдәме белән ике тапкыр су насосы алыштырылган. Сөләйдә дә насосны яңартканнар.

- Бүген һәр авылда да су җитәрлек, әле колонкалардан да агып ята. Насослар эшли, ә халык ул суга бер тиен дә түләми. Болай булмый. Районда ЖКХ оештырыла, озакламый килешүләр төзи башлаячакбыз, - дип кисәтеп куйды авыл җирлеге башлыгы.

Мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Яңа Михайловка авылында клуб эшләмәгәнлеге билгеле булды. Урамда хуҗасыз этләр дә артып киткән.

- Бу безнең өчен бер бәла инде. Авыл халкына, аеруча балалар өчен куркыныч тудыралар алар. Этләрне аулау тендер аша алып барыла, ул тендерны чит төбәкләр отканлыктан, безнең авылга килеп йөрү мөмкинлеге кыенлаша. Этләр генә түгел, төлкеләр дә авылда күп йөри, күпме хуҗалыкта мал кырылды, ә аларны ату өчен махсус аучылар кирәк, - дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды авыл башлыгы. Кышкы чорда юлларны чистартканда халыкны бераз сабырлык күрсәтергә дә чакырды.

- Фермер Вагыйз Заһидул-лин ярдәме белән барлык биш авылны да кардан арындырабыз. Авыллар бишәү - техника берәү, җитешү мөмкин түгел бит. Елдан-ел юлларны чистарту авырлаша, чөнки шушы техникага утыртырдай механизаторлар юк, - диде Ансар Бикбаев.

Яшерен-батырын түгел, авыллардагы күп кенә проблемалар үзара салым акчалары исәбенә чишелә. Шулай да авылда яшәүчеләрнең күбесе бу чарада катнашмый, акча бирүдән дә баш тарта булып чыкты.

- Әле аның су кирәк, юл кирәк дип кычкырып утыручылары да шул түләмәүчеләр. Соң безгә бердәм булып үз мәнфәгатьләребезне кайгыртып, булган проблемаларыбызны бергәләп чишсәк яхшырак түгелме соң? Акчаны барысы да бирсеннәр, үзебез өчен кирәк бит, - дип шау-гөр килде залдагы халык.

- Җыелган акчаның читкә китмәвен халык хәзер аңлый да башлады кебек, шулай да бу эш бик авыр бара, акча аз булганлыктан сатуларга (торги) керүче дә юк, подрядчыларны да табып булмый, эшләр башкарылмыйча кала, күп кенә оешмалардагы белгечләр мобилизациягә алынды, монысы да бер сәбәп, үзебезнең Сөләй авыл җирлегеннән генә дә җиде кеше илебез иминлеген якларга китте. Берүк исән-имин генә әйләнеп кайта күрсеннәр инде, - дип куйды Ансар Җәүдәт улы.

Авыл җирлегендә оештырылган чараларны үткәрүдә һәм халыкка ярдәм күрсәтүдә депутатлар да зур өлеш кертә икән. Бу уңайдан Олег Буянцевка, Сөләй авылы мәчете тирәсендә юллардагы чокырларны рәткә китергән Илдар Манаповка, «Җәлилнефть» идарәсе җитәкчелегенә рәхмәт җиткерелде.

Мәсьәләләр кабыргасы белән куелды

Шулай да җыелыш барышында Урсалбаш һәм Сөләй клубларына һәм Сөләй мәктәбенә, Урсалбаш һәм Яңа Михайловка балалар бакчаларына, Шарлама авылы медпунктына ремонт кирәклеге быел да кабатлап әйтелде. Яңа Михайловкада яңа ФАП куярга кирәк диючеләр дә булды. Авыллар интернетка тоташтырылса да, Сөләй авылында ул инде ике ел рәттән начар эшли булып чыкты.

Сөләйлеләр район җитәк-челеге белән очрашуга бик нык әзерләнеп килгәннәр иде - дистәләгән сорау микрофон аша бик эмоциональ һәм бик үтемле итеп яңгырады.

Халык аеруча газ, электр службаларын «утлы табага бастырды». Дөрес исәпләнмәгән квитанцияләрдән алып буялмаган газ торбаларына кадәр зарландылар алар. Рәзинә апа бу уңайдан хак-лык эзләп Казанга кадәр барып җитәм дип ышандырды.

Шарламадагы юлларны ремонтлауны, пай җирләре өчен акчалата яки ипиләтә түләтүне, авыл буасын ки-ңәйтү өчен техника бүлеп бирүне, даруханә ачуны сорады залда утыручылар. Урсалбашта асфальт юл салып булмасмы дип тә гозерләрен белдерделәр. Әлеге проблемаларны ачыктан-ачык әйтә алу үзенә күрә бер хөрмәткә лаек. Димәк, авыл кешеләре үзләре яшәгән торак пунктлары өчен янып-көеп яши генә түгел, яхшырак яшәргә тели. Ул шулай булырга тиеш тә. Шунысына да игътибар иттем - җыен тәмамлангач, Рәзинә апаны бик хөрмәтләп машинада өенә кадәр озатып куйдылар.

Сөләйлеләрнең җыенда җиткергән гозерләрен ишетсеннәр, проблемаларның иң көнүзәкләре чишелсен иде дип кенә теләп калырга инде хәзер. 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса