Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Кышкы юллар көйсез булмасын

Кышкы чорга аяк бастык. Хәзер инде аз гына кар явуга, шәһәр урамнарын ничек чистартуларын күрергә була.

Кагыйдә буларак, эш күп-челек үзәк урамнарда «кайный». Ноябрь әлмәт-леләрне мул итеп яуган кары белән куандырды. Пычрак көннәрдән тәмам гаҗиз булган халык кар явуга шатланып та өлгермәде, юлларда кар «боткасы» һәм бозлавык барлыкка килә башлады. Үзәк урамнардагы велоюлларга һәм тротуарларга кичтән дә, иртән дә бозлавыкка каршы катнашманы мулдан сибеп чыгалар. Ком-тоз эремәсен урамнарда сипмибез, минераль галит кына кулланабыз, дип ышандыра Әлмәт шәһәр юллар идарәсе белгечләре. Исеме генә галит инде аның, шул ук тоз югыйсә. Аны нормага туры китереп, билгеле бер дозада гына сибәргә кирәк. Өстән эрү белән чистарту зарур. Ә бу кагыйдә һәрвакытта да үтәлми. Юлчылар кышкы чорда 50 ләп техника эшкә җигеләчәк дип ышандырганнар иде. Тик шушы көннәрдә күп кенә урамнарда велоюллар чистартылса да, тротуарларга кул җитмәгәнлеге мәгълүм булды. Мисал өчен, Геофизическая урамындагы шәхси секторда җәяүлеләр юлын бөтенләй чистарт-маганнар. Ә менә Әкълим Мөхәммәтҗанов урамында машина юлыннан чистартылган карны тротуарга ыргыталар икән. Бу турыда редакциябезгә шалтыратучылар күп булды. Лермонтов урамында яшәүчеләр юлларны чистартучы махсус техниканың эш графигыннан зарланалар. Төнге унбердә яки иртәнге дүрттә техника тавышына чыдар әмәл юк, ди шул микрорайонда яшәүчеләр. Күпкатлы йортларның ишегалларын, керә-чыга торган юлларны чистарту идарәче компанияләр җаваплылыгында. Һава температурасы уйнаклап торганлыктан, йорт түбәләреннән боз сөңгеләре дә асылынып төште. Бу уңайдан да борчылып редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр булды. Белеп торыгыз: монысы өчен шулай ук идарәче компанияләр җаваплы.

Булган сорауларны без шәһәр юллар идарәсенең баш инженеры Рафис Нуришановка юлладык.

- Әйе, юлларга минераль галит сибәбез. Дөньякүләм кулланыла торган иң куркынычсыз чимал ул. Юк сүз, күп сипмибез, доза дөрес саклана. Мисал өчен, һава температурасы -3 градус ди. Ә асфальт-та бу очракта 0 градус була. Асфальт һәрвакыт җылырак була, шуңа да хәзерге көндә без галитны минималь күләмдә генә кулланабыз. Аңлыйм, безнең службаның эш графигы күпләргә ошамый торгандыр. Һәркемгә дә яраклаша алмыйбыз инде. Безнең төп бурыч - кешеләр эшкә барганда һәм эштән кайтканда юллар чис-тартылган һәм куркынычсыз булсын. Шуңа да күпчелек эшләрне төнлә башкарабыз. Мәскәү, Питер һәм барлык шәһәрләрдә дә юлчылар шулай эшли. Уйлап карагыз, 350 километрлап гомуми кулланышта булган юлларны чистартып чыгарга кирәк бит. 50 километрлап шәхси сектордагы юллар да бар. Эшебез тәүлек дәвамында тукталып торганы юк, - дип җавап бирде ул.

Кышкы чорда җәмәгать транспортының да тиешенчә җылытылган булуы бик мөһим. Әлмәт транспорт идарәсе директоры Решат Таҗетдинов бу уңайдан тү-бәндәге аңлатманы бирде:

- Кышкы чорда троллейбус салонында температура +7 - +10 градус булырга тиеш. Бу фактта да шулай. Өйдәге кебек үк җылы түгел, әлбәттә, тукталыш саен транспорт ишекләре ачылып-ябылып тора бит. Бу уңайдан зарланучылар былтыр да булды, быел да булыр. Һәрбер троллейбуста өч мич - алар барысы да көйле, барысы да эшли. Тәүлегенә 17 троллейбус линиягә чыга. Тоткарлыклар булмас димим анысы, техника бит ватылырга да мөмкин, шуны да аңларга кирәк.

Җитәкче белән килешергә була. Кыш килгән саен ке-шеләр бертөрле проблемалардан зарлана. Көчле суыклар башлануга кыш үзен барыбер күрсәтми калмас. Шуңа да бар әйтелгәннәрне вакыт үзе дәлилләр.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса