Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Җир файда китерсен

Пай җирләре - авыл халкын һәрвакыт кызыксындыра торган тема.

Пай җире 90 нчы елларда колхоз һәм совхозларны бетерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир милкенең бер төре.

 

Бу хокукка беренче чиратта авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук авылда яшәүче социаль өлкә хезмәткәрләре, хәрбиләр, 18 яше тулган һәм уку йортларында укучылар ия иде.

«Әлмәт таңнары» редакциясенә пай җирләре белән бәйле шалтыратулар еш булып тора. Газета укучыларыбыз «Әнием вафат булганнан соң пай җире миңа тиешме?», «Пай җире өчен исәп-хисапны кайчан ясарга тиешләр?», «Арендага бирүче һәм алучы арасында нинди шартлар үтәлергә тиеш?» кебек сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Әлеге сорауларны без авыл хуҗалыгы идарәсенә, җир комитетына һәм район хуҗалыкларының үзләренә юлладык.

- Районда пай җирләре байтак. Иң мөһим шарт - алар файдаланылырга тиеш. Җир бер тапкыр чәчү сезонында файдаланылмаса да, анда төрле чүп үләннәр үсә. Бу өлкәдә без хәзер зур эш алып барабыз, инвесторларны җәлеп итәргә тырышабыз. Түбән Абдулдагы, Новотроицкидагы кулланылмый яткан җирләрне дә, ниһаять, эшкә җиктек. 3 мең гектар мәйдандагы җирне «АгроРаздолье» җәмгыяте үз карамагына алды. 2020 елда Габдрахманга да яңа инвестор килде. Биредә дүрт йөздән артык пайчы исәпләнә. Аренда түләвенә килгәндә, гадәттә аны уңыш җыеп алгач түли башлыйлар да, декабрь ахырына кадәр исәп-хисап ясап бетерәләр. Пай милекчесе аренда түләвен нигездә ашлык, печән, салам белән ала, - дип аңлатма бирде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.

«АгроРаздолье» җәмгыяте, чыннан да, үзенең пайчылары белән исәп-хисапны ясарга өлгергән булып чыкты.

- 1 пайга 4 центнердан артык бодай өлеш чыгарып, халыкны бик канәгать калдырдылар. Өлкәннәр көненә дә матди ярдәм күрсәттеләр, - диде Түбән Абдул авыл җирлеге башлыгы Равил Юнысов.

«Тормышта төрле хәлләр булып тора, милекче вафат булган очракта нишләргә?» дигән сорауга да җавап табылды - әлеге җирдән файдалану хокуклары ярты елдан соң аның варисына күчә икән.

Вариска ярты ел эчендә нотариаль конторага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген нотариус әйтеп бирәчәк. Соңга калган очракта рәсмиләштерү бераз катлаулана, ләкин барыбер варис үз хокукында кала. Пай җирен күпме вакытка бирәсен исә  милекче үзе хәл итә булып чыкты. Килешү, гадәттә, ел башында җыелыш вакытында төзелә. Аренда түләве дә шул вакытта хәл ителә.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса