Күпер мәсьәләсе кабат күперә
Редакциягә төрле эчтәлектәге хатлар, мөрәҗәгатьләр көн дә килеп тора. Шушы көннәрдә Тайсуган һәм Нәдер авылларыннан шалтыратулар булды.
Ике торак пунктта яшәүчеләрне кабат уртак проблема борчыганы аңлашылды.
Узган елны Түбән Мактама янындагы Дала Зәе аша төп күпер ремонтка май аенда ук ябылган иде. «Главтатдортранс» әлеге күперне аварияле хәлдә дип тапты һәм биредә 3-4 елга сузылган капиталь ремонт эшләре барачагын хәбәр итте. Бу уңайдан башкарма комитет карары белән шушы төп күпер янәшәсендә генә вакытлысын төзеп, август аенда ачканнар иде. Беренче карашка, проблема чишелгән кебек булды. Тик соңрак бар да бик шома түгеллеге ачык-ланды. Беренчедән, күпер тар, икенчедән, вакытлыча төзелгән күпер аша җиңел машиналар гына уза ала, биредә авырлыгы 3,5 тоннадан арткан йөк машиналары үтә алмый. Йөк машиналары, фуралар юлны урап узарга тиеш булды. Бу озак вакытны ала - бер генә шоферның да өслеге вак таш белән түшәлгән юлдан «дыңгыр-дыңгыр» килеп йөрисе кил-мәгәнлеге аңлашыла. Шул рәвешле машиналар, юлны кыскарту максатыннан, Нә-дер һәм Тайсуган авыллары аша йөрүләрен, узган елдагы кебек үк, бүген дә дәвам итәләр.
- Мондый авыр йөк машиналары, фуралар нигездә Киров урамы буенча узалар. Иң борчылганыбыз - авыл күпере. Бетә инде, җимерелмәсә ярый. Маллар көтүдән кайтканда да кайгырып чәчләр агара. Сыерны бәрдерә язган очрак та булды. Хәзер җәйге каникуллар, авыл тулы бала-чага, бәхетсезлектән Ходай үзе сакласын. Авыл җирлегебез башлыгы янып-көеп йөри инде бу мәсьәләгә борчылып. Авыл эченә кергән егермешәр, кырыгар тонналы машиналарга үзе каршы чыгып борып җибәргән очраклары да булды. Инде ЮХИДИгә дә, участковыйга да мөрәҗәгатьләр булды, постлар да куеп карадык. Юк, ул машиналарга беркем каршы тора алмый. Тәүлек буена авыл эченнән йөриләр. «Ник монда керәсез, тиешле урыннан әйләнеп узыгыз!» - диюгә: «Навигатор юлны шушында күрсәтә», - дип кенә җавап бирәләр. Алар штрафтан да курыкмый. 500 сум алар өчен пүчтәк. Түбән Мактамадагы төп күперне әле эшли дә башламаганнар. Бу уңайдан түрәләр, тиешле органнар чара күрсеннәр иде инде, - ди бертавыштан Нәдер авылы халкы. Аларга тайсуганлылар да кушыла.
Әйе, халык зарын аңларга була. Тик шунысы да бар бит әле - бүгенге көндә җиңел машиналар узарлык итеп төзелгән металл конструкцияле күпернең торышы үзе дә шик уята. Белгечләр аны чыдам, теләсә нинди һава шартларына да түзеп торырлык дисәләр дә, машинада узучылар андагы агач такталарның фортепианодагы клавишалар сыман сикерешүеннән һәм зур-зур кадаклар чыгып торуыннан зарланалар. Биредә дә берәр бәхетсезлек очрагы килеп чыкмагае дип искәртәләр. «Инде бер елдан артык вакыт узып бара, июль азагы җитте, ә төп күперне ремонтларга тотынмаганнар да әле, кайчан башлана соң анда эшләр?» - дип зарланучылар да байтак.
Әлеге сорауларга башкарма комитеттан җавап та бар. Түбән Мактамадагы төп күпергә ремонт ясау уңаеннан уздырылган электрон сатуларга (электронные торги) заявкаларны кабул итү 11 июльдә тәмамланган. Күперне реконструкцияләү буенча төзелеш-монтажлау эшләренә дәүләт контрактын төзү 25 июльгә билгеләнгән. 26 июль көнне күперне ремонтларга керешергә мөм-киннәр.
Вакытлыча күпернең торышы, чыннан да, халык әйткәннәргә туры килә. Без моны үзебез күреп кайттык. Ә менә төп күпер тирәсендә экскаваторлар, КАМАЗ машиналары һәм башка техника инде эшли. «Бер атна элек эшкә тотындык», - дип җавап бирде безгә биредәге эшчеләр.
Әйе, озакка сузмасыннар иде инде, халык бик көтә бу күперне.
Без дә көтәбез.
Резеда Исмәгыйлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа