Бәяләр рекорд куя, тик вакытлыча
Санкцияләр, валютаның уйнаклап торуы кибетләрдәге азык-төлек бәяләренә дә йогынты ясады.
Бүген халык күпләп тоз, он һәм шикәр комы сатып ала.
Бу уңайдан үземнең бәләкәй чагым хатирәләрен дә яңар-тып алдым әле. Каникуллар башлануның икенче көнендә үк сеңлем белән икебезне авылга әбиләргә кайтарып куялар иде. Авылда кибет юк - айга бер мәртәбә автолавка килә. Әби безне ияртеп азык-төлек, товар алырга бара. Бер капчык арыш ипие - монысы малларга, бер капчык ак ипи - монысы үзебезгә. Кабы белән ак май һәм шоколадлы май, хәлвә, капчыгы белән шикәр комы, тоз һәм он, шырпы һәм башкалар. Әби ала тора - без арбага салып ташый торабыз, юл буе көлешәбез һәм: «Сугыш башланганмыни, ну, бу әбине», - дия-дия кайтабыз. Запас белән яшәү - сугышны, ачлыкны үз җилкәләрендә татыган өлкән буынга хас сыйфат инде ул, нишләтәсең. Бүген дә шикәр белән онны күпчелек шул пенсионерларыбыз җыя. Ә бит бәяләр чыннан да көннән-көн үзгәреп тора.
Дөресен әйтергә кирәк, кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр чын мәгънәсендә рекорд куя. Март аеннан башлап сөт продукциясенә, шикәр комына, икмәккә, социаль төрдәге яшелчәләргә һәм башка төр азык-төлеккә, даруларга, балалар товарларына мониторинг ясалып, хөкүмәт органнары тарафыннан контрольдә тотыла. Бүгенге көндә шәһәребез сәүдә нокталары товарларны күпләп сатуны чикләргә мәҗбүр булды. Мисал өчен, халык күп йөри торган «Лента» һәм «Пятерочка» кебек кибетләрдә бер килограммлы тозны бер кулга өч кап, ә 0,9 литрлы сыек майны биш шешә генә бирәләр.
- Мае да, оны да, тозы да җитәрлек югыйсә. Ник шулай күпләп алалардыр инде, үзебез дә аптырыйбыз. Шикәр комын иртәнгә чыгарып салу белән ала башлыйлар, тоз, он, ярмалар торган киштәләр төштән соң бушап кала. Әле менә газлы баллы суларга һәм тәм-томнарга бәяләр артты, бәя күрсәткечләрен алыштырабыз, - диде сатучылар. Әйе, чыннан да, газлы суларга бәяләр арткан, аларны сәүдә залында алыштырырга өлгермәгәннәр, бәясенең үзгәргәнлеген күпчелек кеше касса аша уздыргач кына күрде. Бу уңайдан бераз ризасызлык белдереп, гауга күтәреп алучылар да булды. Тик шул ук вакытта кибетләрдә акцияле товарлар да шактый күп.
«Пятерочка» кибетләрендә бүгенге көндә шикәр ко-мының килограммы 77,69 сум тора, ә 5 килограммлы капчыгы 363,49 сум. Бәяләр шактый арткан. Әлеге төр продукция үзебездә җи-тештерелә, аңа бәяләр артырга тиеш түгел югыйсә. Бу уңайдан Россиянең генераль прокуратурасы тикшерү эшләре башлап җибәргән инде. Шикәргә бәя артуның сәбәбе күп кенә регионнарда аны бушатмый тоту белән бәйле дип тә фаразлыйлар. Дөрестерме-юкмы - эксперт төркеме хәзер шуны тикшерә. Шулай була калса, моңа юл куйганнарга бик каты җавап тотарга туры киләчәк. Үзегез уйлап карагыз: Татарстанда шикәр сатып алу бер атна эчендә генә дә 16 тапкырга арткан, шул рәвешле татлы кондитер ризыкларына бәяләр 20-30 процентка күтәрелгән!
Бер-бер хәл була калса дип, халык иң беренче карабодай ярмасы сатып ала башлый инде - монысы факт. «Магнит» кибетләрендә бүген 0,8 килограммлы Алтай карабодаен 68,89 сумнан алырга була. Әйтергә кирәк, бу төр ярмага бәя нык артмаган. Ә менә кайбер җитештерүчеләрнең карабодаеның ике килограммлы төргәге 410 сум тора! Аңа алтын кушып үстергәннәр диярсең! Дөге белән дә шул ук хәл. Иң арзанын - 0,8 килограммлы социаль төркемдәгесен 42,5 сумнан алырга була.
Шушы көннәрдә «Марс», «Сникерс» шоколадлары һәм «Орбит» сагызы яратучылар өчен бик күңелсез хәбәр килеп иреште - Россиядә күп кенә чит ил компанияләре эшләүдән туктаган, шул исәптән «Марс» компаниясе дә. Тик борчылырга урын юк - татлы батончиклардан һәм сагызлардан коры калсак та, аларны алыштырырга үзебездә җитештерелгәннәре дә шактый күп.
Сыер итенә бәяләр инде күптән күтәрелеп, халык тавык итенә күчкән иде. Бүген бу популяр азык-төлек төренә бәя узган ел белән чагыштырганда 30 процентка диярлек күтәрелде. Ә менә йомыркага бәяләр, агымдагы ел башы белән чагыштырганда, киресенчә, бераз төште. «Магнит»та иң арзан йомырканың дистәсен 70,89 сумнан сатып алырга була.
Яз җитү белән, халык бәрәңгене күпләп сатып ала башлый. Аның бәясе әлегә кесәгә артык сукмый - килограммын, төренә карап, 32,19 сумнан алырга мөмкин. Сыек майга килгәндә, бәяләр төрлечә, ләкин көнбагыш маена бәяләр «түзәрлек». «Пятерочка»дагысының иң арзанын 89 сумнан алырга була. «Магнит»та 1 литрлы «Золотая семечка» 109,9 сум тора.
Беркемгә дә сер түгел, сорау зур булган товарга бәяне поставкалаучылар үзләре күтәрәләр. Югыйсә товар кибетләрдә җитәрлек. Ә халык һаман алуын дәвам итә һәм шул рәвешле бәяләр артуга үзе үк сәбәпче булып тора. Бүген азык-төлеккә бәяләр гадәттәгедән өч тапкырга артыграк. Шушындый бәягә товарны күпләп сатып алу - артыгын кылану. Бу шау-шу кайчан да булса тыначак. Чит ил товарларын алыштырырдай аналоглар үзебезнең илдә дә җитәрлек бит. Хөкүмәтебез халык өчен иң әһәмиятле саналган товарларга һәм азык-төлеккә бәяләрне көйләячәк. Бу турыда сүз бара инде. Әлеге категориягә туклану продуктлары, дарулар, балалар товарлары, төзелеш материаллары, көнкүреш химиясе һәм хайваннар өчен товарлар керә.
Бераз сабыр һәм түземле булыйк - бар да яхшы булачак.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа