Юлия Ефимова – мельдонийның чираттагы корбаны
Россия йөзүчесе, дүрт тапкыр дөнья чемпионы булып танылган Юлия Ефимованың организмында милдронат (мельдоний) табылган. 23 яшьлек спортчыдан допинг-тест ярышлар үткәрелмәгән вакытта алынган, дип яза "Спорт-Экспресс".
Юлия Ефимова - Россия җыелмасының җәйге Уеннарда медальгә төп өметләренең берсе иде. Спортчының тыелган препарат куллануы тәгаен расланса, аны гомерлеккә спорттан читләштерергә мөмкиннәр. Чөнки Юлия Ефимованың допинг белән бер тапкыр тотылганы һәм 16 ай спорттан читләштерелеп торганы бар иде инде. Аннан соң Юлия кабат спортка әйләнеп кайтты һәм Казанда узган Чемпионатта бер алтын һәм бер бронза медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа