Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

ЮХИДИ әлмәтлеләрне кисәтә!

Юлда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен түбәндәге киңәшләргә колак салу сорала:

1. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә кабатлагыз. 
2. Урамда балаларның үз-үзләрен тотышына контрольне көчәйтегез. 
3. Шәхси автотранспортны кулланганда куркынычсызлык каешларын эләктерергә, шулай ук балаларны йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм башка җайланмаларны кулланырга онытмагыз. 
4. Шәхси үрнәк күрсәтеп балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтегез. 


Кар яуганда: 

Бу вакытта күз күреме сизелерлек начарлана, кар көртләре барлыкка килә, җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәте чикләнә һәм кыенлаша. Игътибарыгызны яктылык кайтаручы элементлар сатып алу зарурлыгына юнәлтәбез. Чөнки алар машина йөртүчегә тәүлекнең караңгы вакытында сезне һәм балагызны ерактан күрү мөмкинлеге бирәчәк. 

Салкын һава торышы булганда: 


Автомобильләрнең пыялалары тиз туңа һәм машина йөртүчегә юлны күзәтү кыенлаша. Игътибар икеләтә сорала.
Җәяүле өчен урамнан якынлашучы автомобиль каршына чыгу һәрвакыт куркыныч. Бу очракта ашыкмагыз, бөтен транспортның үтеп киткәнен көтегез. Шуннан соң гына юл аркылы чыгарга мөмкин. Җәяүленең хәрәкәте бозлавык аркасында кыенлашырга мөмкин булуын да онытмагыз. 

Бозлавык булганда: 


Бозлавыкта тайгак юлда машинаны туктату кыен. Шуңа күрә юлда ашыкмагыз, чөнки егылып, тәгәрмәч астына керергә мөмкинсез. 

Кояшлы һава торышы булганда: 


Гаҗәп тоелса да, якты кояш та кайчак транспорт хәрәкәтенә комачаулый. Якты кояш һәм ак кар бер-берсенә тәэсир итеп, кешенең күзе чагыла. Шуңа күрә бик игътибарлы булырга кирәк.

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса