Яшь боксчыбыз – алтын, көмеш медальләр иясе
Июльнең икенче ункөнлегендә Саранскида спорт мәктәпләре икенче Бөтенроссия җәйге спартакиадасының бокс буенча финал турниры узды.
Анда Әлмәт һәм республика данын безнең «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче һәм «Девон» бокс спорт клубы әгъзасы, 3 нче мәктәп укучысы Яков Бодрягин (тренер-укытучысы Раджив Низамиев) яклады. Яков 68 килограммга кадәрге авырлык категориясендә өч тапкыр бил алышып, икесендә алтын, берсендә көмеш медальгә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа