Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Яна Мартынованы 4 елга спорттан читләштерделәр

Россия допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) Татарстан йөзүчесе, 2007 елда дөнья чемпионатында вице-чемпион булып танылган Яна Мартынованы 4 елга спорттан читләштерде.

Бу хакта swimvortex.com чыганагына таянып, "Р-спорт" язып чыкты. 28 яшьлек йөзүчедән допинг-проба 2015 елның 18 июлендә, ярышлар уздырылмаган вакытта алынган һәм ул остарин матдәсенә уңай нәтиҗә биргән. Шуннан соң РУСАДА Янан Мартынованы 27 июльдән вакытлыча рәсми ярышлардан читләштергән иде. Инде 16 мартта Халыкара йөзү федерациясен спортчыны 4 елга дисквалификацияләү турында кисәтеп куйган.

Хак булса, Яна Мартынова әлеге карарга карата дәгъва белдерергә җыена, ди.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса