Якташыбыз - Самара Сабантуеның абсолют батыры
Якташыбыз Радик Сәлахов Самара Сабантуенда баш батыр титулы өчен финалда грек-рим көрәше буенча спорт остасы, Тольятти егете Вячеслав Рудаков белән очраша һәм мәйданга җыелган тамашачыларны шаккатырып, җиңү яулый.
Радик Зәй районы Сабантуенда баш батыр калган була.
- Мондагы Сабантуйга дүртенче тапкыр килүем. Әле беренче тапкыр гына җиңүгә ирешәм, - ди Радик Сәлахов. - Быелгы Сабантуйларда көрәшеп биш тәкә алдым инде. Берәрсен Корбан бәйрәменә калдырсам, калганнарыннан шашлык кыздырасы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа