Волейбол буенча XIX Бөтенроссия турнирында Әлмәт командасы беренче
"Татнефть" ААҖ спорткомплексында ир-атлар арасында волейбол буенча XIX Бөтенроссия турниры уздырылды.
Быел ул Әлмәтнең 60, Татарстанда нефть табылуның 70 еллыгына багышланды. Әлмәттән ике команда - "Татнефть" ААҖдән "Нефтяник" һәм "Әлмәт-2" көч сынашты. "Нефтяник" беренче урын өчен финалга кадәр үтте. Мәскәүлеләр белән көрәш җиңел булмады. Беренче партия безнең файдага 25:17 исәбенә үтте. Икенчесендә өстенлек мәскәүлеләр ягына күчте (25:20). Аннан соң әлмәтлеләр барлык тырышлыкларын, җитезлекләрен эшкә җиктеләр һәм беренче урынга чыктылар. "Әлмәт-2" командасы Уфа, Самара, Пермьны алга уздырып алтынчы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа