Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Велопарад старты вакыты үзгәрде

Хөрмәтле дуслар, иртәгә узачак велопарад старты вакыты 9 сәгать 40 минутка күчерелә. Бврыгызны да сәгать 9 да Ленин мәйданында көтәләр.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Әлмәттә икенче шәһәркүләм велопарад уза. Маршрут Ленин урамы, Төзүчеләр проспекты, Бигәш урамы буенча. Велоузышта катнашучылар финишы кече мәйданда булачак. Монда катнашучылар өчен велопикник та оештырыла.
Велосипедта йөрү башланганчы спорт бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен а "ВелоLady", "ВелоMen", "ВелоFamily", "Сувенир-Альметьевск рулит", "ВелоLook" бәйгеләре оештырыла. Шушында ук "Яшел фитнес"ның иртәнге зарядкасы узачак, Мәскәүнең "Титан" велоклубы триал-шоу һәм мастер-класслар күрсәтәчәк. Велопарадта катнашу өчен бары тик велосипед кына кирәк, алдан теркәлү таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса