Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында спорт ярышларына билетлар сатыла башлады
Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталынннан хәзер спорт ярышларына да билетлар сатып алырга мөмкин.
Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә минстрлыгыннан хәбәр итәләр.
Порталдан билет сатып алу өчен кирәкле чараны табарга, урын сайларга һәм түләргә кирәк. Электрон билетны принтердан чыгарып алып чарага кергән вакытта күрсәтү зарур. Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырыннан бирле дәүләт хезмәтләре порталыннан театр, концертларга һәм Татарстанның милли музеена да билетлар сатып алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа