Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан укытучылары спортта көч сынаша

Спартакиада муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә уза. Финал ярышлары 21 февральдә муниципаль районнар командалары арасында уза


Татарстан мәктәпләре укытучылары арасында агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында кышкы спорт төрләре буенча ярышлар уза. Шуның белән алар үз үрнәге белән массакүләм спортны үстерүгә өлеш кертәчәк. Бу хактагы боерык министр Энгель Фәттахов тарафыннан имзаланган.
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының төп максаты - сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру һәм финал ярышларында катнашу өчен иң яхшы укытучыларны ачыклау. Педагоглар чангыда узышуда, шорт-тректа, өстәл теннисында, турникта күтәрелүдә, идәннән этелүдә, шахмат уйнауда, канат тартуда һ.б. осталыгын күрсәтәчәк.
Спартакиада муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә уза. Финал ярышлары 21 февральдә муниципаль районнар командалары арасында уза, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250