Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

«Татарстан кроссы-2012»

23 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты барлык теләүчеләрне «Татарстан кроссы-2012» яшьлек һәм сәламәтлек бәйрәмендә - массакүләм йөгерүдә катнашырга чакыралар.

Йөгерү бәйрәмен ачу тантанасы Тимирязев урамы ягыннан шәһәр паркына керү урынында 12.00 сәгатьтә башлана. 12 сәгать 15 минутта йөгерүчеләргә старт бирелә.
"Татарстан кроссы-2012" үткәрелү белән бәйле рәвештә 23 сентябрьдә АПОПАТ һәм Әлмәт троллейбус идарәсе автобуслары маршрутлары үзгәрә. Җәлил урамы буйлап - Лермонтов урамыннан Шевченко урамына кадәрге участокта 8.00 сәгатьтән 14 сәгать 30 минутка кадәр транспорт хәрәкәте туктатыла.
4 нче маршрут буенча автобуслар хәрәкәте Белоглазов - Җәлил - Ленин - Заслонов - Шевченко схемасы буенча башкарыла һәм алга таба маршрут буенча дәвам итәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә гражданнардан бу көнне 6.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Җәлил, Лермонтов, Радищев, Тимирязев урамнарында, шулай ук медсанчасть, бала тудыру йорты янында машиналарын калдырмаулары сорала. Эвакуаторлар эшләячәк.
Белешмәләр өчен башкарма комитетның транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә: 45-38-33, 32-83-64.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса