Свердловск өлкәсе башлыгы 15 яшьлек Олимпия чемпионы Юлия Липницкаяны бүләкләргә карар иткән
Свердловск өлкәсе башлыгы Евгений Куйвашев 15 яшьлек Олимпия чемпионы Юлия Липницкаяны бүләкләргә карар иткән.
Баксаң, яшь фигуралы шуу остасы спорт карьерасын Екатеринбургта башлаган, «Локомотив» ДЮСШында шөгыльләнә башлап, әле биш ел элек кенә Мәскәүгә күчкән икән.
Губернатор сүзләренә караганда, ул кадрлар хезмәтенә кызны III дәрәҗә «Свердловск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» билгесенә тәкъдим итүне әзерләргә кушкан. Төбәк законнары нигезендә әлеге билге белән бергә 25 мең сумлап акча да түләү каралган. Әмма монысы әллә ни әһәмиятле түгел, дип саныйлар төбәктә. Бу бары тик спорт җиңүенә үз өлешен керткән якташларына кече Ватаны исеменнән рәхмәт белдерү ысулы гына.
Свердловскидан булган башка олимпиячеләргә дә акчалата бүләкләр булачак анысы, әмма аның күләмен әлегә әйтмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа