Sportbox.ru сайтына кереп Татарстанда спортның торышын бәяләп була
Әлегә республика ил төбәкләре рейтингында беренче баскычта
Хәзер теләгән һәркем Sportbox.ru сайтына кереп үзе яшәгән төбәктә спортның торышына бәя бирә ала. Sportbox.ru "Россия-спорт территориясе" масштаблы проекты кысаларында ил халкы арасында тавыш бирү уздыра башлады.
Һәр 83 төбәкнең тавыш бирү өчен үз сәхифәсе булдырылган. Интернет кулланучыларга үз төбәкләрендә спортның үсешен өч юнәлеш буенча - массакүләм спорт, профессиональ спорт һәм спорт инфраструктурасы үсеше ягыннан 10 шар баллы шкала белән бәяләргә тәкъдим ителә. Уртача бәя шул баллар суммасыннан чыгарыла. Әлегә Татарстан исемлекнең башында бара, дип хәбәр итә "Татар-информ". Аннан, әлеге сайтта респуликабызда үсеш алган спорт төрләре, танылган командаларыбызның уен календаре, ирешелгән уңышлары белән дә танышып барырга мөмкин.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа