Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Спорт белән шөгыльләнү – чынбарлык

16 февраль көнне Әлмәт политехник техникумында капиталь ремонттан соң физик һәм хәрби әзерлек залы ачылды. Әлеге уңайдан биредә җиңел атлетика, спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар узды. Анда политехник техникум, физкультура көллияте һәм нефть институты студентлары көч сынашты.

- Политехник техникум студентларга уку, сәләтләрен күтәрү өчен шартлар тудыру буенча алдынгылардан санала. Әлеге белем йортын тәмамлаучыларга киләчәктә армия хезмәтен узганда да, тормышта да җиңел булачак, - диде спортчыларны сәламләп муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов. - 2013 елда узачак Универсиадада катнашучы һәм аңа әзерлек чаралары алып баручы волонтерлар исемлегенә политехник техникум да кертелде. Сезнең лаеклы чыгыш ясаячагыгызга ышанабыз, моның өчен биредә мөмкинлекләр зур.
Әйе, залда барлык шартлар да тудырылган, җиңел атлетика, өстәл теннисы, гимнастика өчен тренажерлар, гер, спортның хәрби-гамәли төрләре өчен җиһазлар урнаштырылган. Шулай ук баскетболчылар, волейболчылар, чаңгычылар да биредә үк шөгыльләнә ала. Спортзал мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә. Аңа капиталь ремонт ясау эшләрен "АИСК" фирмасы башкарган. Боларның барысы да "Татнефть" компаниясенең финанс ярдәме белән тормышка ашырылган. Мәгълүм булганча, нефтьчеләр соңгы елларда техникумны яңарту, төзекләндерү юнәлешендә саллы өлеш кертте. Ашханә, концерт залы, заманча җиһазландырылган аудиторияләр бүген күзләрне иркәли. Спортзалга ремонт ясауга шулай ук техникум да акча бүлгән. Уку йорты директоры И.Баһманов билгеләгәнчә, физкультура дәресләрен, спорт секцияләрен һәм шәһәр ярышларын хәзер югары дәрәҗәдә уздыру - чынбарлык. Элек тә техникумда егетләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә игътибар зур иде, бүген инде студентлар үзләре үк мөмкинлекләрдән файдаланып, егетләргә генә хас булган сыйфатларны булдыру яклы. Уку йортын тәмамлаган 326 егет әлеге көндә Ватанны саклый. Армия хезмәте узган 86 студент исә техникумда белем ала. Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Р.Сабиров егетләргә сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, спорт белән шөгыльләнүнең кирәклеген үз чыгышында тагын бер тапкыр ассызыклады.
Тантаналы чара тәбрикләүләр белән тәмамланды, ярышларда җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250