Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Сезон мавыктыргыч һәм кызыклы булачак

Яңа хоккей сезонында "Нефтяник" беренче дүртлектә урын алырга тиеш. Бу хакта җанатарлар һәм журналистларның "Нефтяник" командасы, тренерлар, клуб җитәкчелеге белән булып узган чираттагы очрашуында сүз барды. Чара 7 сентябрьдә "Юбилейный" Спорт сараенда үтте.

Югары хоккей лигасының өченче чемпионаты башланыр алдыннан хоккей сөючеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре узган сезон нәтиҗәләренә һәм яңасына куелган планнарга кагылышлы сораулар юллый алды. Аларга "Нефтяник" хоккей командасы генераль директоры Җәмил Насретдинов, команданың баш тренеры Ришат Гыймаев, өлкән тренер Алексей Пучков, тренер Айрат Мохитов һәм капитан Евгений Крутов җавап бирде.

Очрашу "Нефтяник"ның һәм "Спутник" фарм-клубының яңа стилен тәкъдир итү белән башланды. Хоккейчыларның яңартылган уен киемнәрен клубның матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Назаров тәкъдим итте. Аларның дизайнында командаларның исемнәре, спорт төре һәм территориаль элемент кертелгән. Җанатарлар тарафыннан яратып кабул ителгән кара һәм ак төсләр бу юлы да сакланган, республика флагы төсләре дә бар. Соңгысы "Татнефть" компаниясенең логотибын хәтерләтә. Форма клубның попечительләр советы утырышында тикшерелгән һәм расланган. Шулай да әлеге мәсьәлә ахырына кадәр хәл ителгән дип әйтергә әле иртәрәк.

- ВХЛ ярышлары регламенты таләпләре буенча эмблеманы теркәргә кирәк, әмма без лига белән үзгәрешләрне әлегә расламаска дип килештек - сезон ахырына кадәр тикшерүләр дәвам итәчәк. Әгәр дә җанатарлардан кызыклы тәкъдимнәр керсә, яңалыкларны өстиячәкбез, - диде Җәмил Насретдинов.

Аннан соң команданың баш тренеры һәм клубның генераль директоры яңа хоккейчыларга формалар өләште. Команданы "Спутник"ның (Түбән Тагил) күп еллар дәвамында капитаны булган Яков Ищенко, ВХЛда һәм суперлигада күп матчларда катнашкан тәҗрибәле уенчы Евгений Сафронов, Мәскәүнең "Динамо" мәктәбендә шөгыльләнгән капкачы Вадим Желобнюк тулыландырды. Казан мәктәбе вәкиле Александр Сметанин, әлмәтлеләр Антон Кавера һәм Равил Пояшев өметле уенчылар дип билгеләп үтелде. Иң яшь уенчы - 18 яшьлек Алексей Тихонов. Узган сезонда командага кергән Тимур Барабанов, Ленар Мансуров, шулай ук "Нефтяник"ка әйләнеп кайткан Даниэль Насибуллин, Евгений Мокеевлар белән дә таныштырдылар. Бер сүз белән әйткәндә, һәммәсе дә командага ышаныч өстәүче егетләр. Ә ул бик кирәк, чөнки лигага үзгәрешләр кертелде: көрәшкә 5 яңа команда өстәлде, ә лиганың үзендә конференцияләр, дивизионнар юкка чыгарылды, ярышларның нәтиҗәләр таблицасы исә гомуми булачак. Барлык командалар бер-берсе белән ике тапкыр - өйдә һәм читтә уйнаячак. Димәк, көрәш җитди төс алачак. Ришат Гыймаевка юлланган беренче ике сорау да урынлы булды:

- Әлеге сезонда команданың әзерлеген нинди дәрәҗәдә дип бәяләр идегез?

- Без җәен бик күп эшләдек, хәзер команданың әзерлеге 90 % тәшкил итә. Берничә көннән чемпионат башлана. Без сезнең ышанычны акларбыз дип уйлыйбыз, яхшы нәтиҗә күрсәтергә тырышачакбыз.

- Узган ел команда алдына дүртенче урыннан да түбән төшмәскә дигән бурыч куелган иде. Ул үтәлмәде, сәбәбе нидә? Үз хезмәтегезгә нинди бәя бирер идегез?

- Безгә составның тирәнлеге җитеп бетмәде, шулай ук башка сәбәпләр дә булды. Команданы күзәтеп барган булсагыз, үзегез дә беләсез. Нечкәлекләргә бирелеп тормыйча шуны әйтер идем: узган сезон - ул тарих. Бүгенге белән яшәргә һәм иртәгәге көн турында уйларга кирәк. Сезонның нәтиҗәләрен язын анализладык, җәен үзгәртергә тырыштык һәм хәзер башка төрлерәк әзерлектә уеннарны башлыйбыз. Ул чорда егетләр бар көчләренә тырышты. Ә үз эшемә бәя бирү дөрес булмас иде, аны журналистлар, җанатарлар, клуб, "Татнефть" җитәкчелеге бәяли.

Очрашуда "Нефтяник" белән "Ак Барс" арасында үзара мөнәсәбәтләр, Артем Лукояновның "Ак Барс"ның төп составына кертелүе турында да сораулар күтәрелде. Җанатарлар Евгений Крутовтан команданың фан-сектордан ни дәрәҗәдә канәгать булулары хакында кызыксынды.

- Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт. Әлбәттә, куәтләп, команда тарафына юлланган сүзләрнең күбрәк булуын телибез. Без исә уен белән трибунага җанатарларны җәлеп итәчәкбез, хөрмәт яуларга тырышачакбыз.

Очрашуда "Юбилейный" сараен заманча таләпләргә туры китереп үзгәртү мөмкинлекләре тикшерелүе дә хәбәр ителде. "Хатын-кызлар командасы булдырылачакмы?" дигән сорауга түбәндәге җавап бирелде: "Анысын вакыт күрсәтер, бүген хоккей уйнарга теләүче кызлар күбәйде". Фанатларга читтәге матчларга бару өчен автобуслар бүлү турында да уйлана җитәкчелек. Генераль директор: "Җанатарлардан башка команда, командадан башка фанатлар да була алмый. Тыгыз элемтәдә торырбыз", - диде.

Клуб җитәкчелегенең ачык булуы, хоккейчыларның эчкерсезлеге, җанатарларның кызыксынуы очрашуга җылылык өстәде. Аны йомгаклап, Җәмил Насретдинов һәммәбезне ышандырды: "Сезон мавыктыргыч һәм кызыклы булачак". Ә ул 12 сентябрьдә башланды.

Л.Воронина

М.Маненков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250