Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Рухларына сокланырлык

8 февральдә коляскада йөрүче инвалидларның "Барс канатлары" баскетбол командасы Әлмәткә килде. Казан спортчылары Татарстан шәһәрләре буенча өч көнлек тур ясады.

Безнең шәһәребездә баскетболчылар күрсәтмә уенны футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә уздырды.
Әлеге команда Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең ТР оешмасы ярдәме белән 2010 елда оештырыла. Аның тренеры - "Уникс" баскетбол клубының элеккеге уенчысы В.Кочетков. Билгеле булганча, ул спорттан сеңер тартылу травмасы алганнан соң киткән иде. Бүгенге көндә команда составында 10 кеше шөгыльләнә. Капитаннары А.Чугунов билгеләгәнчә, аларның һәммәсе дә илебезнең җыелма командасына керү турында хыяллана. "Барс канатлары"ның булдырылуына ике ел гына булса да, аның казанышлары сөендерерлек. Шушы чор эчендә команда Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясарга, Мәскәү, Чиләбе, Төмән калаларында үткән ярышларда үзен күрсәтергә өлгергән дә инде. Хәзерге вакытта алар Украинага һәм Германиягә баруны планлаштыра. 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья Универсиадасыннан да алар читтә калмаячак, баскетболчылар әлеге спорт уеннарын ачу тантанасында катнашачак.
Россия буенча коляскада йөрүче инвалидлар- ның 5 баскетбол командасы исәпләнә. Республикабызда исә "Барс канатлары" бердәнбер. ТР Президенты Р.Миңнехановның һәрдаим аларга ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә команда килеп туган авырлыкларны җиңел хәл итә. Мәсәлән, баскетболчылар кыйммәтле спорт коляскалары белән тәэмин ителгән.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең уены бу көнне һәркемдә соклану уятты. Көчле рухлы спортчыларның язмыш сынавы алдында бөгелеп төш- мичә, актив яшәү рәвеше алып барулары күпләргә үрнәк.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250