Рубинның яңа тренеры 4 миллион евро хезмәт хакы алачак
Рубинның яңа тренеры испанияле Хави Гарсия була.
Казан командасы аны Испаниянең "Малага" командасыннан үзенә җәлеп итте. Яңа тренерның хезмәт хакы елына 4 миллион еврога җитәчәк. Әлеге контракт 4 елга төзелә. 46 яшьлек тренер 2014 елдан "Малага", шулай ук "Осасуна", "Альмерия", "Кадис" кебек Испания клублары һәм Волос шәһәренең "Олимпиакос" командалары белән җитәкчелек иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа