Россиянең Олимпиа җыелма командасы тагын кыскартылды
5-21 августта Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә узачак җәйге Олимпиадада Россиядән 266 спортчы катнашачак. Допинг аркасында чыккан низагтан соң да барыбер Олимпиадага кертелгән спортчылар саны шулай итеп тагын кимеде.
Әле кичә генә Россиядән 272 спортчы катнашыр дип ниятләнелә иде. Ләкин кич Халыкара авыр атлетика федерациясе Россиянең Авыр атлетика федерациясен дисквалификацияләде. Чөнки допинг белән бәйле гаугадан соң Халыкара Олимпиа комитеты Россиянең җыелма командасын тулысынча Уеннардан чыгармаска дигән карарга килеп, Халыкара спорт федерацияләренә һәркайсына үз юнәлешләрендә үзләренчә хәл итәргә киңәш итте. Нәтиҗәдә, Халыкара җиңел атлетика федерациясе Россиянең аеруча көчле җиңел атлетлар командасын кертмәскә булды. Бары тик озынлыкка сикерү буенча спортчы Дарья Клишина гына Уеннарга үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа