Россия Олимпия медальләре саны буенча дүртенче урынга күтәрелде
Олимпия уеннары ябылуга бер көн кала Россия 4 алтын, 1 көмеш яулады - бу безнең ил өчен иң уңышлы көн санала.
20 августта гандбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы, ирекле стильдә көрәшче Абдулрашид Садулаев, биш төр ярышта Александр Лесун һәм гимнастка Маргарита Мамун алтын медальләрне яулады. Гимнастка Яна Кудрявцева көмеш медальгә ия булды.
Бүген Россия исәбенә тагын алтын медаль өстәлде - художество гимнастикасы буенча җыелма команда беренче урынны алды.
Хәзерге вакытта Россия хисабында 54 медаль исәпләнә: 18 алтын, 17 көмеш, 19 бронза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа