Һава торышы

Россия хоккейчылары – дөнья чемпионнары

Кичә, 7 февральдә, Ульяновскида туплы хоккей буенча XXXV дөнья чемпионаты төгәлләнде.

Россия җыелма командасы финалда Финляндия командасын 6:1 исәбе белән отып, дөнья чемпионатының рәттән дүртенче тапкыр җиңүчесе булды. Россия командасыннан берәр туп Павел Булатов, Евгений Иванушкин һәм Алмаз Миргазов кертте. Ә команда капитаны, кече Сергей Ломанов (СССР составында уйнаган Сергей Ломановның улы) өч тапкыр уңышка иреште. Шунысын да әйтергә кирәк: кече Сергей Ломанов әлеге спорт төре тарихында 9 тапкыр дөнья чемпионы булган бердәнбер хоккейчы.

Гомумән алганда, Россия хоккейчылары 10 мәртәбә дөнья чемпионы булып танылды. СССР вакытында 14 "алтын" яуланган. Финляндия җиденче мәртәбә көмеш медальле булды.

Реклама


Ульяновскида өченче урынны Казахстан командасын 4:0 исәбе белән отып, Швеция хоккейчылары яулады.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Россия хоккейчылары – дөнья чемпионнары
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы