Реклама
Якшәмбе көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы кубогына 2000 елда туганнар арасында футбол буенча Бөтенроссия турниры узды.
Анда әлмәтлеләрдән тыш Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Октябрьск командалары да катнашты. Район башлыгы турнирны ачып, һәркемне Физкультурачы көне белән тәбрик итте, калабызда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булуын билгеләп үтте. Тантанада иң яхшы спортчылар һәм физик культура хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы