Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Район башлыгы Бату Хасиковны кабул итте

"Танылган спортчы буларак та, Калмык республикасы парламенты депутаты булуым да миңа сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру бурычын йөкли". Россиянең танылган кикбоксеры, профессионаллар арасында кикбоксинг буенча абсолют дөнья чемпионы, күп төрле титуллар иясе Бату Хасиковның максаты шундый.

Бу хакта ул "Батухан" кушаматлы спортчы бүген Әлмәттә муниципаль район башлыгы белән очрашуында ассызыклады.

Рингта гына түгел, "Бой с тенью" филъмының 3 кисәгендәге роле белән дә билгеле спортчы Әлмәттә очраклы кунак түгел. Күп төрле титуллар иясе бүген Лениногорскида узачак "Алга, Шифа" дип аталган турнирга чакырулы.

Татарстанга беренче тапкыр гына килүе булмаса да, танылган спортчының республиканың көньяк-көнчыгышына визиты тәүге тапкыр. Кыска гына вакыт эчендә дә төбәкнең үсештә булуы күзгә ташланды, диде спортның көнчыгыш төрләре остасы тәэсирләре белән уртаклашып.

Спортчы буларак та, депутат буларак та аны төбәктә спорт үсеше, бигрәктә яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торышы кызыксындырды. Чөнки "спорт юлын үткән яшьләрдә эчке стержень нык була" ди Бату Хасиков. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов китергән дәлилләрдән ул канәгать калды булса кирәк. Җирлектә спортның 50 дән артык төре үсештә булуы, халыкның 30 проценттан артыгының спорт белән даими шөгельләнүе, Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр, Олимпия чемпионнары арасында Әлмәт вәкилләре булуы нигезле дәлил.

Очрашу соңында муниципаль район башлыгы Бату Хасиковка түбәтәй бүләк итте. Чигуле кәләпуш килешә спортчыга. Канында бар. "Батухан"ның әнисе татар.

Л. Минаева,

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250