Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Прокурорлар көч сынашты

10 февральдә "Татнефть" ААҖ спорткомплексында республика прокуратурасы хезмәткәрләре арасында уздырылучы спартакиаданың төбәк этабы булып үтте.

Ярышларда барлыгы 9 команда катнашты. Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, шулай ук Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары дәүләт хезмәткәрләре арасында иң көчлеләр ачыкланды.
Спартакиаданы ачу тантанасында прокуратура хезмәткәрләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.Гыйрфанов, ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Р.Вахитов, Әлмәт шәһәре прокуроры Р.Шакиров сәламләде.
Әлеге чара спортның алты төре буенча уздырылды. Бу көнне прокуратура хезмәткәрләре йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат буенча үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук хатын-кызлар волейбол, ир-егетләр мини-футбол ярышларында көч сынашты. Спорт бәйрәме искиткеч матур үтте, җанатарларның көчле алкышлары уенчыларга көч-дәрт бирде. Нәтиҗәләргә килгәндә, беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икенче урынга Бөгелмә, өченче урынга Баулы командалары лаек булды.
Җиңүчеләрне хәзер финал ярышлары көтә. Анда һәр төбәкнең җыелма командалары арасында иң-иңнәр билгеләнәчәк. Финал исә Россия прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасына кандидатларны ачыклаячак һәм алар Татарстан Республикасы прокуратурасы җыелма командасы составында чыгыш ясаячак.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250