Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Ольга Вилухина – Сочидагы Олимпия уеннарында эзәрлекләү узышында (гонка преследования) җиденче нәтиҗә күрсәтте

Бүген Сочидагы Олимпиадада "Лаура" комплексында хатын-кызлар арасында эзәрлекләү узышында булды.

Белоруссия биатлонисты Дарья Домрачева җиңү яулады.

Икенче булып финишка Норвегия спортчысы Тура Бергер килде, өченче - Словакия спортчысы Тея Грегорин.

Олимпиадада спринтта көмеш призер Ольга Вилухина финишка җиденче булып килде.

Тагын бер россияле Ольга Зайцева 1 минутка артта калып, 11 нче булды, Яна Романова - 23 нче, Екатерина Шумилова - 47 нче.

Иртәгә биатлонистларның ял көне, 13 нче февральдә индивидуаль узышка ир-егетләр чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса