«Нефтяник»та яңа президент һәм баш тренер
Яңа хоккей сезонына әзерлек башланыр алдыннан «Татнефть» ААҖ генераль директоры, ТР Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов команда уенчылары һәм СМИ вәкилләре белән очрашты.
Очрашу башында ук ул «Нефтяник»ның яңа президентын тәкъдим итте. 2000 елдан бирле әлеге постны биләгән Владимир Лавущенко үз вәкаләтләрен генераль директор урынбасары Ринат Шәфигуллинга тапшырды. Ринат Илдусович алдында исә үз уенчыларын һәм тренер кадрларын әзерләү максатында Татарстанда Хоккей академиясе булдырылу белән бәйле рәвештә яңадан-яңа бурычларны хәл итәргә туры киләчәк. Аннары Наил Маганов уенчыларга яңа баш тренерны - Илнур Гыйззәтуллинны рәсми рәвештә тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia