"Нефтяник"лылар җиңде
«Нефтяник» хоккей командасы Нефтекамск шәһәренең «Торос».командасы белән иптәшләрчә матч уздырды.
Көрәш кискен барды. Беренче период 0:0 исәбе белән тәмамланса да, икенчесендә әлмәтлеләр көндәшләре капкасына ике тапкыр алка кертте. Соңгы периодта исәп 3:0 белән тәмамлана дип торганда, уен тәмамланырга биш минут кала нефткамскилылар безгә дә алка кертә. Шулай итеп, «Нефтяник» кунакта 3:1 исәбе белән җиңә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia