“Нефтяник” Тверь хоккей командасын җиңде
"Нефтяник" командасы калабызда Тверь хоккей командасын кабул итте.
Исәпне уенның алтынчы минутында хуҗалар ачып җибәрде. Икенче периодта "Нефтяник" өстенлекне арттырды, ләкин кунаклар да каушап калмады, исәпне үз якларына кыскарта башлады. Якташларыбыз көндәшләренә отарга ирек бирмәде, уен 3:2 исәбе белән тәмамланды. 25 уеннан соң безнең команда 33 очкога ия. "Нефтяник" хәзер турнир таблицасының 16 нчы юлында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа