Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

“Нефтяник” : “Сарыарка” – өченче уен

Югары хоккей лигасы чемпионатының ярымфиналына чыккан "Нефтяник" хоккей командасы хәзерге минутларда Караганданың "Сарыарка" командасы белән кәшәкә бәрешә.

Югары хоккей лигасы Россиядә КХЛдан соң икенче һөнәри хоккей дивизионы санала. Плей-оффның алдагы уеннарында "Нефтяник" "Саров"ны, аннан "Ермак"ны җиңде. Ярымфиналда барлыгы дүрт команда уйный. Плей-офф матчлары сериясе барлык этапларда да дүрт тапкыр җиңү булганчыга кадәр уздырыла. Чемпионат финалында "Братина кубогы" уйнала.

"Нефтяник"ның ярымфиналдагы уены Әлмәттә Казахстан командасы белән башланды. Ике көндә дә якташларыбыз җиңүгә иреште. Шулай итеп алар Карагандага 2:0 исәбе белән китте. Бүген хәзерге вакытларда "Нефтяник" казах җирендә көч сынаша. Уен әлегә 1:1.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса