«Нефтяник» командасына яшьләр килгән [+ФОТОЛАР]
Шушы көннәрдә «Нефтяник» командасы яңа сезонга әзерлек эшләрен башлады..
«Юбилейный» спорт сараенда бүген эшнең кызган мәле. Команда инде 1 июльдән җиң сызганып эшкә керешкән. Өч атна егетләр җирдә күнекмәләр алса, бу атнадан боз өстендә яңа сезонга әзерлекне башлаганнар.
- Егетләр ике ай ял итте. Көч туплап, бозны сагынып чыктылар. Минем өчен бу ел юбилейлы, тренер буларак 10нчы сезонга бергә аяк атладык. Көненә әлегә 3-3,5 сәгать шөгыльләнәбез. Шул җитә. Көннәр кызу торгач, бозның сыйфаты әллә ни мактанырлык түгел, әмма җитәкчелек бөтен алшартларны тудырып тора. Узган ел спорт сараенда ремонт булды. Шөгыльләнер һәм уйнар өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - диде «Нефтяник» командасы баш тренеры Илнур Гизатуллин.
Быел команда составында үзгәрешләр дә бар. 4 егет «Спутник» командасыннан килгән. Барлыгы 31 хоккейчы команда данын яклап чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia