"Нефтяник" финал сериясен җиңүдән башлады [+ВИДЕО]
Әлмәтнең "Нефтяник" хоккей командасы Югары хоккей лигасының (ВХЛ) плей-оффтагы финал сериясен җиңүдән башлады. Татарстан хоккей командасы үз бозында Ижевскиның "Ижсталь" хоккейчыларыннан өстен чыкты - 4:1. Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериянең икенче матчы бүген кабат Әлмәт бозында уза.
Хоккей. Братина кубогы. Финал. "Нефтяник" (Әлмәт) - "Ижсталь" (Ижевск) - 4:1 (0:1, 3:0, 1:0).
0:1 Купцов (Кочуров, Старцев, 08:42)
1:1 Насыйбуллин (Сумин, 25:03, күплектә)
2:1 Гильманов (Демидов, Хапов, 29:46)
3:1 Демидов (Гильманов, 35:22)
4:1 Гильманов (Демидов, Хапов, 48:11)
Капкачылар: Билялов - Смирягин
Сериядә исәп: 1 - 0 (4:1).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа