Мәскәүдә Россия спортчыларын Риода узачак Олимпиадага озаттылар
Бүген Мәскәүнең "Шереметьево" аэропортында Россия спортчыларын Рио-де-Жанейрода узачак 2016 елгы Олимпия уеннарына озаттылар.
Бу хакта "Р-Спорт" яза.
Командаларны озатуда җанатарлар, Россия Олимпия комитеты җитәкчеләре, шул исәптән оешманың Президенты Александр Жуков һәм күп санлы мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелган иде.
Рио-де-Жанейрога чартер рейсы белән очкан спортчылар арасында волейбол, гандбол һәм өстәл теннисы җыелмалары вәкилләре, синхронлы йөзү буенча Россия җыелмасы, бокс буенча ир-атлар җыелмасы, ат спорты буенча Россия җыелмасы бар иде. Риога барлыгы 70 спортчы юл алды.
Искәртеп узабыз: Уннарда Татарстаннан 14 кеше катнаша. Аеруча волейбол җыелмасында республика вәкилләре күп. Дөрес, җыелма составының ахыргы исемлегенә волейболчылар Старцев белән Полетаев керми калды.
2016 елгы XXXI Олимпиада уеннары 5-21 августта Рио-де-Жанейрода (Бразилия) узачак. Ярышларда спортның 38 җәйге төрендә 300 комплекттан артык бүләк уйнатылачак.
Фото:https://rg.ru/
(Гөлшат Ганиева әзерләде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia