Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Мәктәп укучылары спартакиадасында һәм йөзү буенча Татарстан беренчелегендә Әлмәт йөзүчеләре уңышлы чыгыш ясаган

Киресенчә, җиңүләргә этәргән сәбәп тә була икән әле ул. 15 яшьлек Константин Бодров моның ачык мисалы.

20 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында белем алучы бу егет йөзү белән 8 ел элек нәкъ менә авыруын җиңәр өчен шөгыльләнә башлый. Авыруын да җиңә, яшьтәшләре арасында республика беренчелекләрен дә ота, хәзер спорт мастерлыгына кандидат.

Мәктәп укучылары спартакиадасыннан һәм йөзү буенча Татарстан беренчелегеннән Костя 1 һәм 3 нче урыннар яулап кайткан. Шушы ук бәйгедә 100 һәм 200 м дистанцияне уңышлы узып пьедесталның беренче һәм икенче баскычына күтәрелүчеләрнең тагын берсе - татар гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Диләрә Шәйхаттарова. Аны спортның бу төре белән йөзү буенча Бөтенроссия һәм халыкара ярышлар призеры булган әтисе мавыктыра. 8 ел элек Диләрә бассейнга әтисе ихтыяры белән килә, бүген исә үз теләге белән һәм җитди шөгыльләнә. Төп дистанциясе - 50, 100, 200 м араны аркада йөзеп узу. Иң яхшы күрсәткече - 2.30 минут. Спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ия кыз моның белән генә канәгатьләнергә җыенмый. Халыкара класслы спорт мастеры югарылыгына күтәрелергә, Олимпия уеннарында катнашырга нияте. Ә моның өчен теләк кенә җитми. Яшь спортчыларның тренеры Сергей Алифашкин сүзләренчә, йөзү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр көненә алты сәгатьләп шөгыльләнә. Аларның иртәсе 5 сәгать 30 минутта бассейнда башлана. Мәктәпкә кадәр сәгать ярым йөзеп, йокыдан тәмам "уянып" бара алар дәрескә. "Бигрәк иртә торасыз, тренировкага бармый каласы килгән көннәр буламы", дигән сорауга: "Андый вакыт та була, ләкин барырга кирәк(!)", - дип җавап бирде Диләрә. Көн саен 5-6 км араны йөзеп узган үсмерләрнең чыдамлыгына өлкәннәр дә хәйран кала. Ул гына да түгел, спортчыларга ел саен күп дигәндә егермеләп ярышта катнашу зарури. Чөнки аларны уңышка шушы шарт этәрә һәм киләчәк казанышларына юл ача.

Казанда узган Татарстан беренчелегендә җиңү Костя белән Диләрәгә Татарстан җыелма командасы составына юллама бирә. 8 апрельдә алар Яңа Чабаксарда узачак зона ярышларында катнашачак. Чыгышлары уңышлы булса, 8 июльдә Пенза шәһәрендә планлаштырылган финал ярышларына юл алачаклар. Кечерәк төркемгә йөрүчеләр дә алардан калышмый. Сергей Алифашкин әйтүенчә, киләсе айда Эдуард Вәлиәхмәтов "Веселый дельфин" Бөтенроссия фестивалендә Әлмәт данын яклаячак. "Кызганыч, яшь булу сәбәпле алар быел Универсиадада катнаша алмый. Ә бит бу балаларның потенциалы зур. Мәктәпне тәмамлагач та йөзүне ташламасларына өметләнәм", - ди тренерлары.

Спорт дисциплинаны ныгыта. Ел дәвамында ярышларда катнашып, сборларда йөргән үсмерләр укуда да калышмый. Костя киләчәген спорт белән бәйләячәге турында анык кына әйтә алмый, ә менә югары белем алачагына ышана ул.

Йөзү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә барлыгы 2 меңләп кеше шөгыльләнә. Шуларның 12 се балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендәге бассейнга йөри. Моннан тыш, фитнес-үзәк, "Дельфин" һәм мәктәпләрдәге бассейннар да алар карамагында.

Ләйләгөл Минаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250