Милли көрәш буенча республика турнирында Әлмәт командасы өченче
25-27 октябрьдә җиде көрәшчедән торган Әлмәт командасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган милли көрәш буенча 17нче республика турнирында катнашты.
Биредә республикабызның төрле төбәкләреннән 57 команда һәм 371 көрәшче катнашты.
Командалар беренчелегендә Әлмәт командасы икенче урынга чыкты.
Шәхси беренчелектә үз үлчәмнәрендә Рузил Ганиев (60 кг.га кадәр авырлыктагылар арасында) - беренче, Руслан Нургалиев (70 кг.га кадәр), Фәнил Минһаҗевлар (100 кг.га кадәр) - икенче, Марсель Вәлиев (90 кг.га кадәр) өченче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа