Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Мария Шарапова: "Азакка кадәр көрәшәчәкмен..."

Теннисчы Мария Шарапова мельдоний куллану аркасында ике елга ярышлардан читләштерелде.

Лондонда Халыкара теннис федерациясе (ИТФ) штаб-фатирында Россия теннисчысы Мария Шарапова эше буенча карар чыгарылды. Допингка каршы комиссия карары нигезендә 29 яшьлек теннисчы ике ел дәвамында рәсми ярышларда катнашмаячак. Шулай итеп ул быел Рио-де-Жанейрода узачак Уеннарда катнаша алмый.

- ИТФ трибуналы бертавыштан минем әлеге гамәлемне белми эшләвем турында карар чыгарды, - ди Мария Шарапова. - Мин үзем гадел дип санаган әйбер һәм тизрәк кортка әйләнеп кайту өчен азакка кадәр көрәшәчәкмен.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса