Әлмәттән Денис Скворцов кикбоксинг буенча Европа чемпионы булды
Олимпия резервындагы махсус балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Денис Скворцов кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы һәм Россия беренчелекләрендә җиңү яулады.
14 сентябрьдән 22 сенә кадәр Польшада яшьләр арасында узган Европа беренчелегендә дә 16 яшьлек якташыбыз сынатмады. 34 илдән җыелган 1700 спортчы арасында барган кискен көрәштә 54 килограммлы категориядә ул иң көчлесе булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа