Әлмәттә җәйге ГТО фестивале башланды
Шәһәр стадионында шәһәр мәктәпләре өчен җәйге ГТО фестивале старт алды.
III-IV дәрәҗәгә ия 400 дән артык малай һәм кыз кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерде, спорт снарядасын еракка ыргытты. Ярышлар чын марафонга әйләнде. Иртәнге сәгать сигездә башланган ярыш кичке 4 тә генә тәмамланды. Хәзер укучыларны ОФП һәм йөзү буенча сынаулар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа